Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында терлек азыгы хәзерләү техникасының һәм сенаж саклау базларының яңа сезонга әзерлеген тикшерделәр

Быел язы да соңлап килде, җәе дә кичекте. Терлек азыгы хәзерләргә дә узган елдан ун көнгә соңга калып керешәбез.

 

  Хуҗалыкларда бу мөһим эшкә әзерлек ничек соң? 31 майда азык хәзерләү техникасының төзеклеген, сенаж саклау базларының  яңа сезонга әзерлеген бәяләү буенча районда махсус комиссия эшләде.

 

 

Быел механизаторларыбыз алдында 12 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үлән  басуларыннан азык хәзерләү бурычы тора. Районда беренче кат чабылган үләннәрне тулысы белән диярлек сенаж өчен базларга салырга планлаштыралар.

Азык хәзерләү техникасының әзерлеген республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында бәяләп чыктылар. Печән хәзерләү, сенаж салу эшенә “Кызыл Шәрык-Агро”ның  Көньяк-Көнчыгыш Әлки филиалы коллективының бик җитди әзерләнүе ачыкланды. Шулай ук “Хузангай” җәмгыятендә дә техника тулысы белән әзерлек сызыгына куелган. Әхмәт авылындагы “Бакиров” һәм “Билданов” крестьян-фермер хуҗалыклары да яңа сезонга ныклы әзерлек белән керәләр.

“Кызыл Шәрык-Агро”ның башка филиалларында терлек азыгы хәзерләү техникасының торышы буенча күп җитешсезлекләр ачыкланган. Аларны тиз арада җиренә җиткереп төзәтү бурычы куелган.

Алдагы ункөнлек – печән чабу, сенаж салу өчен иң кулай вакыт. Күпьеллык үләннәр соңгы вакытта һәр көнне 3-5 сантиметр үсә. Аларны кичекмичә җыеп алу зарур.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев