Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урак ахырына якынлаша

“Хузангай” җәмгыяте, “ВостокЗернопродукт”ның “Көньяк Әлки”, “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиаллары бөртеклеләр урагын төгәлләделәр. 

 
Әлеге хуҗалыкларда карабодай, вика культураларын урып суктырасы калды. Башка филиалларда солы, арпа урагын төгәллисе бар әле. Ә 16251 гектарда үстерелгән уҗым бодае тулысы белән җыеп алынды. Район басуларыннан 78 мең 144 тонна икмәк суктырып амбарларга салынды. Гектардан уртача уңыш 29,6 центнер тәшкил итә. 
Хәзер хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне икенче тапкыр чабып сенаж салу, печән хәзерләү бара. Бер үк вакытта көзге чәчү  дәвам итә. Быел әлеге эшне 24 мең гектарга якын мәйданда башкару каралган. Шуның 40 проценттан артыгында чәчү эшләре башкарылган.
Бөртеклеләр урып-җыюдан бушаган техниканы механизаторлар көнбагыш, бөртек өчен кукуруз урагына әзерлиләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев