Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында урып-җыю соңгы гектарларда бара

10 сентябрьгә районда игенчеләр бөртеклеләр уңышын тулысынча җыеп алырга ниятлиләр. Комбайнчылар бу көннәрдә сабан бодаен суктыруда эшли.

Быел игенчелек өчен һава шартлары бик уңай килде. Җиле дә вакытында исеп, яңгыры да кирәгенчә яуды. Һәм игенчеләрнең тырыш хезмәте күркәм нәтиҗәсе белән куандырды – район басуларында мул уңыш үсте. Табигать урак чорында да икмәк игүчеләргә мәрхәмәтле булды – аяз, матур көннәр урып-җыю эшләрен сыйфатлы, югалтуларсыз башкарырга мөмкинлек бирде.

Беренчеләрдән булып урып-җыю эшләрен “Хузангай” җәмгыяте төгәлләде. Алар районда 12 мең 468 гектарда бөртекле-кузаклы культуралар чәчкәннәр иде. Шуннан 50 мең тоннага якын икмәк җыеп алдылар. Уртача уңыш гектардан 40,6 центнер тәшкил итте.  Басуларда 32 комбайн

эшләде.

“Хузангай” комбайнчылары Анатолий Краснов - 2954 тонна, Григорий Зварич - 2655 тонна, Вячеслав Илюхин - 2377 тонна, Сергей Ермолаев - 2285 тонна, Сергей Ферапонтов -1234 тонна, Анатолий Крылов -1239 тонна, Константин Родионов - 726 тонна, Артем Николаев -1934 тонна, Алексей Краснов -1040 тонна, Юрий Волостнов - 926 тонна, Сергей Калмыков -1972 тонна, Валентин Калмыков 1436 тонна бөртек суктырып, алдынгылар исемлегендә булдылар.

Басулардан игеннәрне ындыр табагына ташуда 21 “КамАЗ” (күбесе прицеп белән) эшләде. Бөртек  киптерү җиһазлары  тәүлеккә 2500 тонна ашлыкны тиешле дымлылыкка кадәр киптереп эшләп торды.

Бүген “Хузангай” комбайннары Чистай районы басуларында эшли.

“ВостокЗернопродукт”ның 18 комбайнчысы быел Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игълан иткән конкурста катнаша. Әлеге бәйгедә җиңгән 200 комбайнчы 100 әр мең сум премия белән бүләкләнәчәк.

“Иң яхшы комбайнчы” республика бәйгесендә икенче төркемдәге лидер комбайнчылар исемлегендә “ВостокЗернопродукт” механизаторы Рәфис Насыйбуллин да бар. Ул үзенең “Мега-208” маркалы кыр корабы белән 4732 тонна бөртек суктырган. Бу төркемдә шул ук җәмгыятьтән Рамил Садыйков (4624тонна), “Сутягин” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Андрей Углев (3701 тонна) та алдынгылар рәтендә.

Республика бәйгесенең өченче төркемендә – “ВостокЗернопродукт”тан Владимир Сергеев. Ул  үзенең  “Торум-570” комбайны бункерыннан 4521 тоннага якын икмәк озаткан. Дүртенче төркемдә исә Игорь Желтухин (4550 тонна), Виталий Коновалов (4432 тонна), Азат Әхмәтов (4060 тонна), Рәниф Гатин (4805 тонна) алдынгылар исемлегендә.

Игеннәрне теземнәргә салуда республика механизаторлары арасында Хәйдәр Минсафин, Рафис Мөхәммәтшин, Фаил Яһудин (“ВостокЗернопродукт” егетләре) да алдынгылыкны тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев