Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында узган очрашуда эшмәкәрлекне үстерү, акча эшләү юллары турында сөйләштеләр

Авыл җирендә дә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп.

Район мәдәният йортында Татарстанның Яшьләр хөкүмәте һәм республика Инвестицияләр үсеше агентлыгы вәкилләре белән үткән очрашуда әнә шул хакта  бик үтемле әңгәмә булды. Кунаклар “Муниципаль берәмлекләрдә яшьләр хөкүмәте көннәре” форсайт-сессиясе үткәрделәр. Аның темасы “Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм хосусый эшмәкәрлек инициативасын яклау” дип исемләнгән иде.

 

 

Әлеге чарада шәхси эшмәкәрләр, фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, үзмәшгуль булып теркәлүчеләр һәм югары сыйныфлар укучылары катнашты.

Иң элек сессия эшендә катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде.

–Сүз дә юк, эшмәкәрлек киң җәелгән, үсеш алган җирдә тормыш та кайнап тора, район да тотрыклы яши. Чөнки җитештерү, товар әйләнеше яхшы икән, халык эш белән мәшгуль дигән сүз. Район бюджетына исә салым кереме арта. Быел безнең районның еллык бюджеты 650 миллион сум булса, шуның 180 миллионы гына үз керемнәребез. Бирегә килгән яшьләргә мин бүгенге очрашуда файдалы, кызыклы мәгълүматларны күбрәк туплап, алга таба аларны эш-гамәлләрегездә куллануыгызны телим,–диде район башлыгы.

Татарстан Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова үзләренең эшчәнлекләре хакында сөйләп узды.

–Яшьләр хөкүмәте Россиянең күпчелек төбәкләрендә оештырылып эшли. Безнең хөкүмәт, нәкъ республиканыкы кебек,  төрле юнәлештәге министрлыклардан тора. Шунысын да әйтим, Татарстанның Яшьләр хөкүмәте Россиядә иң уңышлы эшләүчеләрдән санала,–ди Алла Абросимова.

Аның әйтүенчә, безгә килгәнче алар мондый форсайт-сессияләрне республиканың сигез районында үткәргәннәр. Һәр район үзенә якын теманы сайлаган.

–Кайбер җирдә демография гаять аяныч хәлдә. Ә кайбер районнар спорт темасын алга сөреп, үзләренең юл карталарын төзеделәр. Монда исә без милли проектларны тормышка ашыруда, кече һәм урта бизнес үсешендә яшьләрнең активлыгын арттыруны максат итеп алдык,–дип ассызыклады Яшьләр хөкүмәте рәисе.

Республика Икътисад министрлыгының стратегик үсеш бүлеге әйдәүче белгече Денис Исхаковның районыбызга инде өченче килүе икән.

–Министрлыктагы безнең бүлек эре эшмәкәрләр белән күбрәк эш итә.

Шулай ук кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнүчеләргә дә булышабыз,–ди белгеч.

Залда утыручылар өчен республиканың Инвестицияләр үсеше агентлыгы әйдәүче киңәшчесе Вячеслав Ермаковның чыгышы да кызыклы булды.  Ул якын киләчәктә районга Иран компанияләре вәкилләрен алып килеп, биредә инвестицияләр кертү мөмкинлекләрен күрсәтәчәкләрен әйтте.

Сессия барышында үзмәшгульлек буенча да җитди сөйләшү булды. Республикада хәзер бу яңа юнәлеш буенча 43 мең кеше эшли. Районда исә андыйлар саны 270 тән артып киткән.

Үзмәшгуль булып теркәлүчеләр салымны бары 4 процент (юридик затларга хезмәт күрсәтсәләр – 6 процент) түлиләр. Әлеге эшчәнлеккә 16 яшьтән башлап теркәлергә мөмкин. Алар үзләре җитештергән товарны сатучылар яки төрле өлкәләрдә хезмәт күрсәтүчеләр була ала. Бары еллык керемнәре 2,4 миллион сумнан артмаска тиеш. Шулай ук эшкә кеше ялламыйча, хезмәтләрен үзләре алып барулары мөһим.

Төркемнәргә бүленеп алып барылган әлеге чарада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча юл картасы төзелде, аны тормышка ашыру юллары билгеләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев