Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ВИЧ-инфекцияле 22 кеше исәптә тора

Районда хәзер ВИЧ-инфекцияле 22 кеше исәптә тора.

Бүген, 18 майда, Бөтендөнья СПИДтан үлүчеләрне искә алу көне билгеләп үтелә.

Россиядә ВИЧ йоктыручылар саны елдан-ел арта бара. Рәсми мәгълүматларга карганда, илдә бүген бер миллионнан артык кеше үз организмында әлеге үлем вирусын йөртә.

Кызганыч, районыбызда да ВИЧ-инфекциялеләр артып тора. Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина хәбәр иткәнчә, бүген хастаханәдә ВИЧ-инфекцияле 22 кеше исәптә тора. Аларның икесе быел теркәлгән. Вирус йөртүчеләр 30-55 яшьләрдә. Аларның 14 е ир-ат, 8 хатын-кыз. ВИЧ-инфекцияле аналардан  районда барысы 7 бала дөньяга килгән, булачак әниләргә үзвакытында химия профилактикасы үткәрелү аркасында сабыйларның барысы да сәламәт булып туган.

ВИЧ–үлем куркынычы белән янаучы хәтәр чир. Аны җиңәрлек препарат та, инфекциядән саклый торган вакцина да уйлап табылмаган. ВИЧтан котылуның иң ышанычлы юлы – аны йоктырудан саклану, ди табиблар. Иммунодефицит вирусы кешедән кешегә өч юл белән күчәргә мөмкин. Беренчесе – кан аша (уколлар, кан салу, татуировка, пирсинг һ.б.). Икенчесе – саклык чаралары күрелмәгән, ягъни презервативсыз җенси якынлык аша. Өченчесе – анадан балага (баланы карында йөрткәндә, тудырганда, имезгәндә).

Белгечләр әйтүенчә, куркыныч авыруны күпләр җенси юл белән йоктыра. Бер генә җенси партнерың булу яисә якынлык кылганда һичшиксез презерватив куллану – ВИЧ йоктырмауның иң ышанычлы чарасы. Вирус йоктырудан саклану күбесенчә кешенең үзеннән тора. Ә инде канда вирус бармы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен бердәнбер ышанычлы юл – ВИЧка тест узу. Табиблар бу тикшерүне ел саен үтеп торырга киңәш итә. Сәламәтлегегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев