Әлки районында ВИЧ инфекциясе йөртүче 20 кеше исәпкә алынган
СПИД (ВИЧ) турында кешелек дөньясы узган гасырның 80 нче елларында белде. Дәвалауга бирешми, бик тиз тарала торган бу куркыныч йогышлы чирне “20 нче гасыр чумасы” дип атыйлар. Дөньяда ВИЧ йоктыруның 38 миллион очрагы теркәлгән. Россиядә ВИЧ йоктыручылар саны елдан-ел арта бара. СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча федераль үзәк хәбәренә караганда, илебездә бүген бер миллионнан артык кеше үз организмында әлеге үлем вирусын йөртә. Татарстанда да бу җәһәттән хәлләр имин түгел – рәсми мәгълүматлар буенча 14 меңнән артык кешенең ВИЧ инфекциясе белән зарарлануы билгеле. Ни аяныч, бу куркыныч вирус авыл җиренә дә үтеп керде. Районыбызда бүген ВИЧ-инфекцияле 20 кеше исәптә тора. Районда әлеге яман чир белән бәйле вәзгыять һәм аннан саклану өчен нәрсәләрне белү һәм үтәү зарурлыгы хакында район үзәк хастаханәсе табиб- эпидемиологы Эллада Дюгеева белән сөйләшәбез.
–Эллада Владимировна, кыс- кача гына аңлатып үтегез әле, нәрсә ул ВИЧ?
–ВИЧ – кеше организмын авырулардан саклаучы иммун системасын җимерүче вирус. Иммун системасы нормаль хәлдә булганда кешегә тәэсир итми торган инфекцияләр ВИЧ нәтиҗәсендә организмны каты зарарлый.
–ВИЧ һәм СПИД икесе бер үк нәрсә түгел бит?
–ВИЧ-инфекцияле – әлеге вирусны организмында йөртүче кеше. Иммун системасының көчсезләнүе аркасында кешедә пневмониянең авыр формасы, яман шеш һәм башка катлаулы чирләр барлыкка килә. ВИЧ-инфекцияле кешедә әлеге икенчел чирләр хасил булу СПИД дип атала. СПИД – ВИЧ-инфекциянең соңгы стадиясе.
–Эллада Владимировна, әлеге куркыныч вирус нинди юллар белән таралуын искә төшереп үтик әле?
–Иммунодефицит вирусы кешедән кешегә генә күчә. Аны йоктыруның бары өч юлы бар. Беренчесе – кан аша (уколлар, инъекцияләр, кан салу, татуировка, пирсинг ясау һ.б.). Икенчесе – сак- лык чаралары күрелмәгән, ягъни презервативсыз җенси якынлык аша. Өченчесе – анадан балага (баланы карында йөрткәндә, тудырганда, имезгәндә).
–Пирсинг, маникюр кебек хезмәтләр күрсәткәндә дә авыру йоктыру ихтималы бармы?
–Әйе, андый хезмәтләрдән файдаланганда инструментларны сезнең күз алдында зарарсызландыруны таләп итәргә уңайсызланмагыз.
–Үбешкәндә, бөҗәкләр тешләгәндә инфекция күчәргә мөмкин дип уйлаучылар да бар...
–ВИЧ инфекциясе тышкы мохиттә бик чыдамсыз. Кул кысышканда, кочаклашканда һәм үбешкәндә, бөҗәкләр я хайваннар тешләгәндә ул кешегә иярми. Шулай ук ишек тоткалары, җәмәгать транспортындагы култыксалар, тир һәм күз яше, ашамлыклар һәм акча аша вирус йоктыру куркынычы юк. Ул шәхси әйберләрне, урын-җирне, савыт-сабаны, туалет, ванна, душны, бассейнны бергә кулланганда, йөткергәндә-төчкергәндә дә кешедән кешегә күчми.
–ВИЧ (СПИД) ул наркоманнарга, тәртипсез җенси тормыш алып баручыларга хас авыру дип исәпләү дә дөреслеккә туры килмиме?
–Юк, бу вирус күптән инде риск төркеменнән чыкты. ВИЧлы кешеләр арасында зур урыннарда эшләүчеләр, тәрбияле гаиләләр дә байтак. Үзебезнең район буенча да шуны ук әйтә алам. Әлеге вирусны йөртүчеләр арасында төрле социаль төркемнәрдәге кешеләр бар.
–Эллада Владимировна, районыбыздагы вәзгыять белән дә таныштырып үтегез әле.
–Бүген бездә ВИЧ-инфекцияле 20 кеше исәптә тора. Чирнең районда таралу дәрәҗәсе 100 мең кешегә исәпләгәндә 96,6 кеше тәшкил итә. (Татарстан буенча бу – 346, Россия буенча – 666,1). Ел башыннан бирле ВИЧлы 4 кеше үлде, 4 кеше исәпкә алынды. Вирус йөртүчеләр 30-55 яшьләрдә. Аларның 12 се – ир-ат, 8 е – хатын-кыз.
Әйтергә кирәк, ВИЧ- инфекциялеләр турындагы мәгълүматларның конфиденциальлеге гарантияләнә. Без алар хакында эш урыннарына да, бернинди учреждениеләргә дә хәбәр итмибез. Бездәге документларда алар кодлар белән генә йөртелә. ВИЧлы кешеләр башкалар белән тигез дәрәҗәдә белем алырга, эшкә урнашырга, сәламәтлек саклау һәм башка хезмәтләрдән файдаланырга хокуклы.
–Аларның саулыгын саклау юнәлешендә нинди чаралар күрелә?
–Вирусны тулысынча җиңеп булмаса да, антиретровирус теропиясе ярдәмендә иммунитетны сакларга һәм тулы канлы тормыш белән яшәргә мөмкин. Әлеге препаратлар вирусның үрчү, димәк, организмның иммун системасын җимерү мөмкинлеген чикли. Даруларны табиб пациентның индивидуаль күрсәткечләре буенча билгели. Алар бушлай бирелә. Бездә табиб кушканнарны төгәл үтәп, антиретровирус препаратларын даими кулланучылар нормаль тормыш белән яшиләр, эшлиләр, балалар үстерәләр. 2000 елда иң беренче исәпкә алынган пациент әле дә исән-сау, ул районнан күчеп китте, хәзер башка җирдә яши.Кызганыч, әлеге терапияне 9 кеше генә кабул итә. Быел вафат булган ВИЧлыларның барысы да тәртипсез тормыш белән яшәделәр, табибка күренергә йөрмәделәр, даруларны эчмәделәр.
–Иммун дефицитлы кешеләр арасында гаиләлеләр бармы?
–Әйе, андый 6 пар исәпләнә. Ике гаиләдә ир дә, хатын да ВИЧ-инфекцияле. Калганнарында берәрсе генә. Соңгы елларда вирус йөртүче бер ир сәламәт хатын-кызга өйләнде, шулай ук вируслы хатын- кыз сәламәт иргә кияүгә чыкты. Алар моны үз ризалыклары белән эшләделәр. Үзебезгә чакырып, без һәммәсен җентекләп аңлаттык. Тиешле препаратлар кабул итеп тору нәтиҗәсендә алар авыру йоктырмадылар. Берсендә ике, икенчесендә бер сау-сәламәт балалар туды. Ә гомумән районда ВИЧ-инфекцияле аналардан 7 бала дөньяга килде. Булачак әниләргә үзвакытында химия профилактикасы үткәрелү нәтиҗәсендә нарасыйларның барысы да сәламәт булып туды.
–Эллада Владимировна, мәгълүм булганча, ВИЧны җиңәрлек препарат та, инфекциядән саклый торган вакцина яки прививка да уйлап табылмады. Белгечләр вирусның нык темплар белән таралуын әйтәләр. Байтак кеше үзенең ВИЧ инфекциясе йөртүен белми дә, диләр. Мондый ситуациядә нишләргә?
–Үз сәламәтлегебезне бездән дә яхшырак беркем дә саклый алмый. Бүген инде ВИЧның таралу юллары һәркемгә мәгълүмдер. Авыру йоктыручыларның күпчелеге җенси тотнаксызлык аркасында бәлагә тара. Бер генә җенси партнерың булу яисә якынлык кылганда һичшиксез саклану чараларын истә тоту – презерватив куллану – ВИЧ йоктырмауның иң ышанычлы чарасы.
ВИЧ-инфекцияне тышкы билгеләр буенча ачыклау мөмкин түгел. Аны йоктыргач та ул шактый вакыт үзен белгертми. Канда вирус бармы-юкмы икәнлеген ачыклау өчен бердәнбер ышанычлы юл – ВИЧка тест узу. Бу тикшерүне ел саен үтеп торырга кирәк. ВИЧка анализны Казанда да, үзебезнең хастаханәдә дә тапшырырга була. Оешма-учреждениеләр җитәкчеләре мондый тикшеренүне бөтен хезмәт коллективлары өчен оештырсалар да әйбәт булыр иде. Мондый тәкъдим булса, без ярдәмгә килергә һәрчак әзер. Сәламәтлек бит – кешенең иң зур байлыгы. Саулыгыгызны саклагыз!
–Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Эллада Владимировна.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев