30 октябрь 2019 яңалыклары
-
Әлки район судында наркотиклы үсемлекләрне үзендә саклаган һәм аларны кулланган ир-ат хөкем ителде
Кыргый киндер кулланган өчен хөкем ителде
-
Әлки районы музыка мәктәбендә шөгыльләнүче балалар “Золотой Петушок-2019” төбәк бәйгесендә призлы урыннар яулаган
Музыка мәктәбендә укучы балалар “Золотой Петушок” Ачык төбәк конкурсында шактый уңышларга ирешкән.
-
Әлки районында 64 кеше цифрлы телевизор антеннасы сатып алуга компенсация алган
Районда 64 кеше цифрлы телевизор приставкасы һәм телевизор антеннасы сатып алуга компенсация алган.
-
Әлки районы: “Бердәм Россия” әгъзалары партиянең төбәк бүлекчәсе конференциясенә делегат сайладылар
“Бердәм Россия” партиясенең Әлки җирле бүлекчәсенең 31 нче конференциясе булып үтте.
-
Әлки районында яңа җәмәгать судьясы билгеләнде
Татарстан Дәүләт Советы карары белән районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы итеп Мулюков Ленар Равил улы билгеләнде.
-
Әлки районында 30 октябрьдә “Көзге каникул” профилактика чарасы башлана
30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр республика күләмендә “Көзге каникул” дигән киң масштаблы чара үткәрелә.
-
Әлки районында ВИЧ инфекциясе йөртүче 20 кеше исәпкә алынган
СПИД (ВИЧ) турында кешелек дөньясы узган гасырның 80 нче елларында белде. Дәвалауга бирешми, бик тиз тарала торган бу куркыныч йогышлы чирне “20 нче гасыр чумасы” дип атыйлар. Дөньяда ВИЧ йоктыруның 38 миллион очрагы теркәлгән. Россиядә ВИЧ йоктыручылар саны елдан-ел арта бара. СПИДны кисәтү һәм аңа каршы көрәш буенча федераль үзәк хәбәренә караганда, илебездә бүген бер миллионнан артык кеше үз организмында әлеге үлем вирусын йөртә. Татарстанда да бу җәһәттән хәлләр имин түгел – рәсми мәгълүматлар буенча 14 меңнән артык кешенең ВИЧ инфекциясе белән зарарлануы билгеле. Ни аяныч, бу куркыныч вирус авыл җиренә дә үтеп керде. Районыбызда бүген ВИЧ-инфекцияле 20 кеше исәптә тора. Районда әлеге яман чир белән бәйле вәзгыять һәм аннан саклану өчен нәрсәләрне белү һәм үтәү зарурлыгы хакында район үзәк хастаханәсе табиб- эпидемиологы Эллада Дюгеева белән сөйләшәбез.