Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 30 октябрьдә “Көзге каникул” профилактика чарасы башлана

30 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр республика күләмендә “Көзге каникул” дигән киң масштаблы чара үткәрелә.

Ул балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен кисәтүгә юнәлдерелгән. Бәхеткә, бездә быел балаларның аварияләргә юлыгу очрагы булганы юк. Ә республика юлларында елның тугыз аенда  балалар катнашында 429 авария булган. Анда 13 бала үлгән, 453 е җәрәхәтләнгән. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә дә аварияләр чыгып тора. Ел башыннан бирле 10 яшь пассажирның гомере өзелгән. Моның белән бәйле рәвештә балаларны транспортта йөрткәндә кагыйдә бозуларга юл куймауга аеруча әһәмият биреләчәк.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучы кечкенә җәяүлеләр дә ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан читтә калмас. Бу эштә полицейскийларга яшь хәрәкәт инспекторлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, шулай ук ата-аналар һәм әтиләр патрульләре, “Россия укучылар хәрәкәте” ярдәм итәр. Кагыйдә бозулар турындагы мәгълүматлар профилактика эше алып бару өчен балаларның укыган мәктәпләренә юлланачак. Хокук саклау хезмәткәрләре мәктәпләрдә укучылар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмәләр, тематик лекцияләр үткәрергә дә җыена.

Көзен көннәр кыскара, һава шартлары да гел үзгәреп тора. Шуңа район ЮХИДИ бүлекчәсе һәркемне юлда игътибарлы, сак булырга, яктылык кайтаргыч элементлар кулланырга өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев