Музыка мәктәбендә укучы балалар “Золотой Петушок” Ачык төбәк конкурсында шактый уңышларга ирешкән.
Алмаз Сафиуллин классында шөгыльләнүче Дарья Шувалова – беренче дәрәҗә, Илназ Фәтхетдинов өченче дәрәҗә лауреат, ә Тамара Габриелян өченче дәрәҗә дипломант булганнар. Алсу Сутягина классыннан Мәдинә Гаджиева һәм Альбина Гобәйдуллина – беренче дәрәҗә дипломант, Изабелла Немсецверидзе – икенче, Ясминә Камалова өченче дәрәҗә лауреат, Мәликә Хәйретдинова һәм Ярослава Еликова икенче дәрәҗә дипломант булуга ирешкәннәр. Олеся Гобәйдуллина классында шөгыльләнүче София Гобәйдуллина бәйгенең өченче дәрәҗә лауреаты булган.
Нет комментариев