Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 64 кеше цифрлы телевизор антеннасы сатып алуга компенсация алган

Районда 64 кеше цифрлы телевизор приставкасы һәм телевизор антеннасы сатып алуга компенсация алган.

Татарстан хөкүмәте карары белән быел аерым категория кешеләргә цифрлы телевизор приставкасы һәм цифрлы телевидение сигналларын кабул итү өчен антенна сатып алу чыгымнарын каплауга бер тапкырлы компенсация бирелә башлады. Аны 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган яисә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр, җан башына кереме 20 мең сумнан артмаган 70 яшьлек һәм өлкәнрәк ялгыз пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр) алырга мөмкин. Гаиләнең җан башына уртача кереме соңгы өч ай буенча билгеләнә. Компенсация алу өчен кирәкле документларны быелның 1 декабренә кадәр социаль яклау бүлегенең матди ярдәм бүлекчәсенә тапшырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев