Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки район судында наркотиклы үсемлекләрне үзендә саклаган һәм аларны кулланган ир-ат хөкем ителде

Кыргый киндер кулланган өчен хөкем ителде

Район судында наркотиклы үсемлекләрне үзендә саклаган һәм аларны кулланган ир-ат хөкем ителде.

39 яшьлек ир быел җәй көне исерек хәлдә район территориясендә кыргый киндер яфракларын җыя. Аларны ул кәгазь төенчеккә төреп, законсыз төстә  үзендә саклый.

Бу бәндәне полиция хезмәткәрләре тоткарлый һәм аның шәхси әйберләре арасында үсемлекләр салынган кәгазь төенчек табып алалар. Эксперт тикшерүе нәтиҗәсендә әлеге үсемлекнең  наркотиклы каннабис (марихуана) булуы ачыклана. Аның авырлыгы да шактый күләмдә, ә бу җинаятьчел гамәл санала.

Суд утырышында ир-ат үзенең наркотик матдәле үсемлекләр куллану фактын кире какмады. Үз гаебен тануын, кылганына үкенүен, җинаять эшләгәндә хөкем ителгән булмавын, сәламәтлеге торышын исәпкә алып, суд аны барлык төр хезмәт хакларының 10 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән 8 айга төзәтү эшләренә хөкем итте.

Лилия Шәфикова, судья ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев