Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында юл аша чыгу өчен фонарьлар тараталар

5 марттан 18 енә кадәр районда караңгыда юл аша чыкканда җәяүлеләрнең фонарьлар файдалануын популярлаштыру чаралары уза.

Машиналарның җәяүлеләрне бәрдерүен кисәтү максатында бу чара Татарстан хөкүмәте һәм ТР Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча утырышында тәкъдим ителгән. Әлеге акцияне район ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “Юл хәрәкәте хәвефсезлеге” профилактика бүлекчәсе белән берлектә үткәрә. Җәяүлеләр белән очрашулар вакытында аларга фонарьлар таратыла.

Былтыр республика юлларында җәяүлеләр катнашында 1427 авария булган, аларда 130 кеше үлгән, 1343е җәрәхәтләр алган. 75 очракта җәяүлеләр караңгы вакытта торак пунктлардан читтә юл аша чыкканда бәлагә юлыкканнар. Узган елның мартында безнең районда да әнә шул сәбәпле машина бәрдереп бер кешенең гомере өзелде.

Юл хәрәкәте кагыйдәләре нигезендә, торак пунктлардан читтә караңгы вакытта яисә күз күреме начар булганда юл читеннән барганда һәм юл аша чыкканда җәяүлеләрдә яктылык кайтаргыч элементлар булырга һәм аларны транспорт йөртүчеләр күрә алырга тиеш. Яктылык кайтаргычлар файдалану юлда җәяүлеләрне машина бәрдерү куркынычын 65 процентка киметә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев