Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшь бозаулар күп үлә башлады

Узган атнада районыбызда республика дәүләт ветеринария идарәсеннән Солтан Латыйпов җитәкчелегендә белгечләр төркеме булды.

  Алар “Кызыл Шәрык -Агро”ның терлекчелек комплексларында яңа туган бозауларның сакланышы  мәсьәләсен өйрәнделәр. Алты айга кадәрге бозауларны ашату, карау буенча киңәшләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр.

Районда яшь үрчемнең үлү очраклары күбәйгән иде. Район башлыгы Александр Никошин ветеринария белгечләренә шул уңайдан биргән киңәшләре, авыр хәлдән чыгу юлларын күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Терлекчелек комплексларында үткән эшлекле сөйләшүләрдә “КШ-Агро”ның баш ветеринария табибы Айрат Хафизов, район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев, ветеринария баш табибы Камил Хәйруллин катнаштылар. Алар алга таба яшь маллар үлемен киметү буенча куелган бурычларны үтәргә ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев