Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Яшь йөртүче” бәйгесендә укучы кызлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик әйбәт белүе белән сокландырды

Автомобиль йөртү таныклыгы алу өчен имтихан биргәндә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча билетларга 20 минут эчендә җавап бирү таләп ителә. Район ДОСААФ оешмасы үткәргән “Яшь йөртүче-2019” бәйгесендә катнашкан кызларга исә 20 сораудан торган билетларга җавап бирү өчен 21 секунд вакыт җитте.

 

 

 

Фоторепортаж

 

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышлап үткәрелгән быелгы традицион конкурста районның барлык урта мәктәпләре диярлек катнашты. Һәр команда ДОСААФның мәктәпләрдәге автоклассларында белем алучы укучылардан төзелгән иде. Күренеп тора –  ДОСААФ җәмгыяте оештырган бәйгегә  мәктәпләр  иң яхшы әзерлекле һәм белемле укучыларын җибәргәннәр.

Ярышлар башланыр алдыннан яшьләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде. Ул республикабызда быел Эшче профессияләр елы игълан ителүен, җәен Казанда эшче профессияләр буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәген дә әйтеп узды.

Укучылар иң элек пневматик мылтыктан ату буенча ярыштылар. Биредә егетләр арасында иң төз атучы Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучысы Дилүс Мусин булып чыкты. Икенче – Чуаш Борнае мәктәбеннән Константин Хвостов, өченче – Юхмачыдан Николай Гришин. Ә кызлардан Диана Кашкарова (Хузангай) иң төз атучы булып танылды. Елизавета Иванова (Юхмачы) икенче урынны алды. Өченче – Түбән Әлкидән Динә Садыйкова.

Аннан инде билетлардагы юл йөрү кагыйдәләре буенча сорауларга җавап бирәсе булды. Монда дөрес кенә түгел, бик өлгер дә җавап бирү сорала.  Теориядән имтихан тотканда Түбән Әлкидән Динә Садыйкова 20 сораулы билетны бик әйбәт белүен 21 секунд эчендә күрсәтте. Динәгә бер сорауга җавап тоту өчен бер секунд вакыт җитте.

Яңа Салманнан Эльвира Алеева да бик өлгер булып чыкты: 20 сорауны ул 22 секунд дигәндә “җиңде”. Юхмачыдан Елизавета Иванова да яшьтәшләреннән аз гына калыша, ул – өченче урында.

Егетләр дә сынатмады. Түбән Әлкидән Илнар Яруллин сорауларга иң җитез җавап бирүче булды. Дилүс Мусин (гимназия) һәм Александр Астафьев (Иске Матак) икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр.

Бу сынаулардан соң егетләр һәм кызлар автомобиль руле артына утырып осталыкларын күрсәтергә тиеш иделәр. Монысы да бик катлаулы бурыч. Бәйгедә катнашучылар автомобиль белән “елан” хәрәкәте ясаганда (монда тизлек һәм төгәллек кирәк), артка таба хәрәкәтләнеп бокска кергәндә кайбер ялгышлар да җибәрделәр. Алга таба укучылар әле бу хәрәкәтләрне кат-кат өйрәнеп, бик шома башкарырлар. Әлегә исә хөкемдарлар конкурстантларның һәр хәрәкәтен төгәл бәяләп, ярышта иң осталарны ачыкларга тырыштылар.

Егетләр арасында бу җитди бәйгедә Дилүс Мусин җиңүче булды. Икенче һәм өченче урыннарны Константин Хвостов һәм Данил Баһаветдинов (Базарлы Матак урта мәктәбе) алдылар. Кызлардан иң оста йөртүче булып Эльвира Алеева танылды. Елизавета Иванова (Юхмачы) һәм Диана Кашкарова (Хузангай) аңардан аз гына калышты.

Командалар арасында исә беренче урынга Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары чыкты. Аларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен Ленар Вәгыйзов өйрәтә. Искәндәр Хәлиуллин җитәкчелегендәге Яңа Салман мәктәбе командасы – икенче, Рәфәс Билалов шәкертләре (Түбән Әлки) өченче урыннарны алдылар.

Шуны да әйтергә кирәк, Марат Хөснетдинов җитәкләгән ДОСААФ оешмасы балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендә зур эшләр башкарып килә. Алар шулай ук яшьләргә автомобиль йөртүче һөнәре бирүдә уңышлы эшлиләр. Оешмада тәҗрибәле, компетентлы белгечләр тупланган. Әйтик, инструкторлар Рәдиф Исмәгыйлев, Сергей Мартынов, Ленар Вәгыйзов автомобиль йөртү серләренә гаять оста укыталар. ДОСААФ иң заманча компьютерлар, башка җиһазлар белән баетылган, барлык таләпләргә җавап бирерлек автодромы бар.

Районның бик күп яшьләре өчен ДОСААФ – беренче һөнәр бирүче оешма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев