Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында яшь йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан аварияләр артты. Ни сәбәпле?

Ел башыннан бирле районда җиде авария булган. Аларда үлүчеләр, имгәнүчеләр бар. Юл һәлакәтләренең сәбәпләре нинди, аларны булдырмау өчен нинди чаралар күрергә? Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча район комиссиясенең чираттагы утырышында әнә шул хакта җитди сөйләшү булды.

Елның беренче җиде аенда юл хәрәкәте хәвефсезлегенең торышы турында утырышта район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин чыгыш ясады. Аның әйтүенчә, быел районда җиде юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда ике кеше үлгән, 12 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. “Былтыр бу чорда алты авария булган, бер кешенең гомере өзелгән иде”,–ди районның баш автоинспекторы. Ул быел яшь йөртүчеләр гаебе белән  аварияләрнең ешаюы хакында борчылып сөйләде.

Машина руле артына утыручыларның белеме, йөртү күнекмәләре җитәрлекме? Транспорт белән идарә итү хокукы бирә торган таныклык алучылар йөртүчеләр курсларыннан тиешле әзерлек белән чыгамы? Районда транспорт йөртүчеләрне профессиональ әзерләү белән ДОСААФ җәмгыяте һәм Алексеевск аграр көллиятенең район филиалы шөгыльләнә. Комиссия утырышында әлеге оешмалар җитәкчеләре Марат Хөснетдинов һәм Фаяз Фәттахов мәгълүматлары тыңланды. Алар үзләрендәге курсларда укучыларга тәҗрибәле белгечләр белем бирүе хакында сөйләделәр. Ике уку йортының да шоферлар әзерләү буенча ныклы базалары бар.

Алга таба аларга йөртүчеләр курсларында юлда аварияләргә китерүче сәбәпләргә киңрәк тукталырга, бу хакта видеороликлар күрсәтергә тәкъдим ителде.  Район ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары белән дә тыгыз элемтәдә эшләргә килештеләр.

Рәис Сафин автомобиль белән идарә итү тәҗрибәсе булмаган яшь йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең күбесенчә төнге вакытта булуына да игътибарны юнәлтте. Аның әйтүенчә, автоинспекторлар җәйге чорда гына да инде ничә тапкыр 18 яше тулмаган үсмерләрнең автомобиль белән идарә итүенә юлыкканнар. “Махсус йөртү таныклыгы булмаган килеш мотоциклга, мопедка утырып чабучы малайларны (юноши) да әледән-әле туктатабыз”,–ди баш автоинспектор. Мондый очракларда бит ата-ана өчен җаваплылык каралган.

Баласының төнлә өйдә булмавы, җитмәсә машинада чыгып китүе әти-әниләрен бер дә борчымый микәнни?! Комиссия әгъзалары әнә шундый урынлы сорау күтәрделәр. Ата-аналар балаларына карата игътибарлы булсыннар, аларның кич, төнлә, бигрәк тә транспорт белән кайда йөрүләрен контрольдә тотсыннар иде, дигән теләк яңгырады.

Билгеле, юлда хәвефсезлек кагыйдәләре турында мәктәпләрдә дә аңлату алып барылырга тиеш. Бу җәһәттән уку йортларында ниләр эшләнүе хакында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов сөйләде.

Утырышта юл хәрәкәте иминлегенә кагылышлы башка мәсьәләләр дә каралды. Мәгълүм ки,  иминлекне тәэмин итүнең төп шартларыннан берсе – һәркемнең  юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәве. Еш кына моның киресенә тап булырга туры килә. Әйтик, оешма-учреждениеләр каршындагы машина кую урыннарында инвалидлар транспорты өчен билгеләнгән махсус участоклар бар. Кайберәүләр ансат кына үз автомобильләрен әнә шул урыннарга китереп куялар. “Ә бит мондый кагыйдә бозган өчен зур штраф каралган. Үзләренә дә, башкаларга да күңелсезлек тудырмас өчен, транспорт йөртүчеләр әлеге мәсьәләдә игътибарлырак булсыннар иде”,–ди Рәис Сафин.

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге буенча комиссия рәисе Илнур Юсупов кешеләр иминлеген тәэмин итүнең беренче чираттагы мәсьәлә булуын билгеләп үтте, юл-транспорт вакыйгаларын кисәтүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыруның мөһимлегенә басым ясады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев