Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы бер авылда буш йортта рәсми рәвештә алты кеше “яши”

Район авылларының берсендә ишеге ачылып та карамаган буш йортта рәсми рәвештә алты кеше “яши”.

 Ә бит бу хәлнең тискәре нәтиҗәләре  килеп чыгу да бик мөмкин. Террорга каршы комиссия утырышында әлеге факт турында район прокуроры Руслан Гыйзәтов әйтеп үтте.

 

Комиссия утырышы эше белән аның рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

Районда миграция процесслары һәм чит ил гражданнарының күпләп яшәү урыннары турында Россия Эчке эшләр министрлыгының (МВД) Әлки районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, районыбызда күбесенчә Үзбәкстан, Казахстан, Әзербәйҗан һәм Әрмән республикалары гражданнары яши икән. Тик әлеге чит ил халкы нигездә бездә теркәлгән булса да, тору һәм хезмәт урыннары башка җирдә. Ә инде ул бәндәләр тарафыннан хокук бозу факты булса, аның кара табы теркәлгән урыннарына төшәчәк.

Чит ил гражданнары миграция бүлегендә исәпкә басканда алар теркәлә торган торакта яшәү мәйданы бер кешегә кимендә 18 квадрат метрдан да кимрәк булмаска тиеш. Әмма чит ил кешеләренең авылларда күптән буш торган өйләрдә әлеге таләп үтәлмичә теркәлү фактлары да байтак. Күпчелек очракта теркәүләр электрон төстә башкарыла. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов та шундый законсыз теркәлү очраклары турында әйтеп үтте.

Авыл халкына һәм җирле җитәкчеләргә бу җәһәттән игътибарлы һәм уяу булырга кирәк. Авылда шикле кешеләр күренмиме, таныш булмаган бәндәләр яшәп ятмыймы, ят автомобильләр йөрмиме – әлеге мәсьәләләр күз уңында булсын иде. Шикле хәлләр күзәтелгәндә кичекмәстән полициягә хәбәр итәргә кирәк, ди Ришат Насыйбуллин.

Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов үз территорияләрендә иминлек мәсьәләләренең һәрдаим игътибар үзәгендә булуы хакында әйтте. “Авыллардагы буш торган йортлар күбесе сүтелде. Булганнарының ишек-тәрәзәләре кадакланган”,–дип билгеләп үтте җирлек башлыгы.

Белем йортларында, балаларны укырга йөртүче мәктәп автобусларында хәвефсезлекне тәэмин итү мәсьәләсе дә бик җитди тора. Бу хакта комиссия утырышында район мәгариф идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Сурия Вәлиева сөйләде.

Мәктәпләрдә пропуск режимы кертелгән. Белем учреждениеләренең күбесендә видеокамералар урнаштырылган, металл детекторлар куелган. Уку йортларында гадәттән тыш хәлләр очрагына өйрәнүләр дә әледән-әле оештырыла.

Балаларны йөртүче автобуслар районда 18. Аларның тугызы узган ел гына яңартылды. Автобуслар балалар иминлеге таләпләренә тулысынча җавап бирә, дип билгеләп үтте Сурия Вәлиева.

Александр Никошин күп фатирлы йортлардагы  чардакларның, подвалларның бик астында торырга тиешлеген искәртте. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ашламаларның дөрес сакланышын җитди контрольгә алырга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев