Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы һөнәр училищесында капиталь ремонт башланды. ФОТО

Алексеевск агрокөллиятенең район филиалы базасы бүген төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә.

Биредә уку кабинетларында, спорт залында, ашханә һәм гаражда капиталь ремонт эшләре җәелдерелгән. Ремонтка республика казнасыннан 36 миллион сум акча бирү каралган. 

Берара республика мәгариф министрлыгы райондагы һөнәр училищесын ябаргамы, калдырыргамы, дигән мәсьәләне күтәргән иде. Шул вакыт район җитәкчеләре авыл хуҗалыгы өчен йөзләгән  эшче-хезмәткәрләр әзерләүче уку йортын ничек тә саклап калу өчен чын-чынлап көрәштеләр. Бу мәсьәләдә безгә Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин да зур ярдәм итте. Ул Алексеевск агрокөллиятен үз кайгыртуына алды. Безнең училище шул елларда үзенең район өчен кирәклеген таныта алды – яңа белгечлекләр әзерләү хисабына укучыларны күбрәк кабул итте.
Инде быел агро-көллиятнең район филиалына чын-чынлап күркәм үзгәреш җилләре кагылды. Җәй ахыры – көз айларында уку йортына автомобиль трассасыннан шәп асфальт юл кертелде. Училищеның үз автодромы төзелде. Бу җәйдә училище коллективы үз җирләрендә әйбәт уңыш та үстерә алды. 
Быел агрокөллият филиалы белән оештыру тәҗрибәсе зур булган Фаяз Фәттахов җитәкчелек итә башлады. Ул бу эшкә җиң сызганып, баштанаяк чумды. Аны гына көткәндәй, биредә зур күләмле төзекләндерү эшләре дә башланды.
Без училищеда ремонт барышы белән якыннан танышып кайттык. Төзүчеләр уку корпусының ике як канатында да бинаның түбәсен ябу белән шөгыльләнәләр. Филиал директоры Фаяз Фәттахов башкарыласы ремонт эшләре белән таныштыра:
–Менә бу студентлар туклана торган ашханә. Биредә ит, балык, яшелчә эшкәртү цехлары барысы да аерым була. Пешерү залын да заманча ремонтлау һәм җиһазлау күздә тотыла. Уку кабинетлары да тулысынча яңартылачак. Безнең спорт залы бик тузган– идәннәре черегән, җылы тормый иде. Монда малайлар һәм кызлар өчен киенү-чишенү бүлмәләре, душлар, тренерлар бүлмәләре өстәп ясалачак. Шулай ук лабораторияләр, гаражлар җылытылып, өр-яңадан эшләнер,–дип, бина буйлап йөртте ул безне.
Ремонтка әле атна-ун көн элек кенә керешкәннәр. Инде хәйран күләмле эш башкарылган, зур-зур корпусларның түбәсе тулысынча сүтелгән, чүп-чары җыештырып алынган. Инде шул түбәне яңабаштан ябып бетереп тә киләләр. 
Мин төзүчеләр бригадасы җитәкчесе белән дә сөйләшеп алдым. Харон Багиев Чечнядан үз эшчеләре белән килгән:
– Без иртә таңнан соңга кадәр эшлибез. Биредә хезмәт өчен бөтен шартлар тудырылган. 

 

Училище директоры яшәргә бүлмә бирде, яхшы ашаталар, төзелеш материаллары бар. Эшлә дә эшлә генә, – дип сөйли бригадир.
– Чечняда бит күп төзелешләр бара. Ничек безнең якларга килеп чыктыгыз?–дим.
– Чечняда Россиянең башка төбәкләреннән килеп эшлиләр, без менә Татарстанда хезмәт куябыз. Күп өлкәләрдә булдык без.  Татарстанда эшләү безгә ошый төшә. Монда тәртип бар, алдашу-хәрәмләшү юк. Без биредә алты кеше – беребез дә эчмибез, тартмыйбыз. Тапшырылган эшне әйбәтләп башкарырга тырышабыз, – ди Харон. 
Сүзгә икенче бригадир Виктор Захаров кушыла:
– Ике-өч көннән, түбәне ябып бетерүгә, бинаны җылытып, сайдинг белән тышлауга керешәбез. Тәрәзәләре инде яңага алыштырылды. Училище бинасы тыштан да, эчтән дә танымаслык матураячак, – дип ышандыра ул. 
Бүген агрокөл- лиятнең район филиалында 180 укучы дүрт төрле һөнәр үзләштерә. Ремонт эшләре уку процессына зыян китермәсен өчен барлык чараларны алдан ук планлаштырганнар. Әйтик, иң элек лабораторияләр ремонтлана. Аннан уку кабинетлары яңартылачак. Бу вакытта дәресләр ремонтланган лабораторияләрдә үтәчәк. Бераз уңайсызлыклар булыр инде. Ремонт бит ул бар нәрсәнең астын өскә китерә торган эш, аның  тавышы да комачауларга мөмкин. Әмма иң мөһиме – күптән көтелгән төзекләндерү эшләре башланды. Төзүче оешма “Арстрой” егетләре аны бик сыйфатлы итеп башкарып чыгарга ышандыралар.
Район җитәкчесе Александр Никошин яшьләр белән үткән бер форумда:
–  Авыл хуҗа-лыгында хәзер заманча техника эшли. Әлеге техника белән бөтен шартлары тудырылган һөнәр училищеларында белем алган яшьләр идарә итәргә тиеш, – дигән иде.
Безнең училище тиздән нәкъ менә шундый уку йортына әверелер дә.
Алга таба агро-көллиятнең район филиалы укучылары иң заманча комбайннар, тракторлар, тагылма авыл хуҗалыгы машиналары ярдәмендә һөнәр үзләштерер. Бу техник яңарыш та озак көттермәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X