Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районындагы “Теремкәй” балалар бакчасына йөрүче сабыйлар әти-әниләре белән бергә “Эко-яз” табигатьне саклау акциясендә катнашалар

Базарлы Матактагы “Теремкәй” балалар бакчасының өлкән төркеменә йөрүче балалар әти-әниләре белән бергә сыерчык оялары ясадылар.

Әлеге чара “Эко-яз” табигатьне саклау акциясе кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башлангычы белән оештырылды. Балалар белән экология дәресе дә үткәрелде. Анда табигатьне, нәни дусларыбыз кошларны саклау турында сүз барды. Бу эшләрдә тәрбияче Вера Герасимова зур активлык күрсәтте. Аның тәкъдиме белән  “Чиста парк” дигән чара да оештырылды. Әти-әниләр балалар белән бергә “Ана даны” паркын җыештырдылар, чүп-чардан арындырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев