Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының 10 механизаторы “Республиканың иң яхшы комбайнчысы” исемен алды

“Татарстан Республикасының иң яхшы комбайнчысы” исемлеге мәгълүм булды. Әлеге исемлектә безнең районнан 10 механизатор бар. Быелгы уракта бик яхшы күрсәткечләргә ирешкән бу игенчеләребез саллы бүләкләр алачак.

Менә 2019 елның урып-җыю сезоны да тәмамланды. Игенче-механизаторларыбыз өчен ул ансат булмады. Урак чорында җәфалаган яңгырлар эшне төгәлләүне шактый соңартты.

Безнең хуҗалыкларда бит әле соң өлгерә торган көнбагыш, бөртек өчен кукуруз да бар. Үч иткәндәй, әлеге культуралар өлгереп җиткәндә безнең тирәдә янә яңгыр болытлары куерды. Монысы инде көзге яңгырлар иде – ярты сәгать сибәләсә дә ярты көн кипми торганы. Әнә шундый шартларда батырлыкка тиң хезмәт үрнәкләре күрсәтеп эшләде безнең механизаторлар.

Татарстан Хөкүмәте карары белән урып-җыю башланыр алдыннан “Республиканың иң яхшы комбайнчысы” бәйгесе игълан ителгән иде. Аны “Президент конкурсы” дип тә атыйбыз. Инде менә аның җиңүчеләре дә мәгълүм булды.

“Иң яхшы комбайнчы” исеменә 1464 комбайнчы дәгъва кылды. Районыбызда исә 20 комбайнчы уракта бик яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләде.  Әмма җиңүчеләр исемлеге чикле – игеннәрне теземгә салуда һәм суктыруда эшләгән 500 комбайнчы призлы урыннарга лаек булды.

Район дәрәҗәсендәге конкурста җиңүчеләр 35 мең сум премиягә ия булдылар. Бу номинациядә “Хузангай” җәмгыяте комбайнчылары Фирдүс Зәйнуллин, Алексей Краснов, “ВостокЗернопродукт”тан Дилүс Латыйпов, Виталий Коновалов, Рәфис Камалов, Юрий Севрикеев бүләкләнә.

Республика дәрәҗәсендә “Иң яхшы комбайнчы” номинациясендә җиңеп, 60 мең сум күләмендә премиягә дүрт комбайнчыбыз лаек булды. Алар – “ВостокЗернопродукт” механизаторы Әхәт Шәрипов, “Хузангай”дан Вячеслав Илюхин, Сергей Николаев һәм Александр Яганев (ул теземнәргә салуда эшләде).

Билгеле, районыбыз басуларында (алай гына түгел, алар бит әле башка төбәкләргә барып та эшлиләр) хезмәт батырлыгы күрсәтеп эшләүче механизаторларыбыз байтак. Аларның кайберләрен районда узган алдынгылар слетында да данладылар. Әйтик, Максим Бойков (Үзәк Әлки), Виктор Рыжков, Дамир Зыятдинов, Нәгыйм Галиев (Көнбатыш Әлки), Радик Сәгытдинов, Марат Харисов (Көнчыгыш Әлки), Иван Калмыков (Көньяк-Көнчыгыш Әлки), Мөнир Кәлимуллин (Көньяк Әлки), Ришат Әсәтов (“Яшь көч”), Владислав Казанков (“Хузангай”) кебек алдынгыларыбызны район башлыгы Александр Никошин кайнар сәламләде, тырыш хезмәтләре өчен Рәхмәт белдерде. Комбайнчыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

Сүз дә юк, механизатор хезмәте җиңелләрдән түгел. Дөрес, хәзер инде техника да заманча, эш шартлары да күпкә яхшырды. Шулай да кырларда әйбәт уңыш үстереп алу өчен бик зур көч һәм хезмәт кую зарур. Быел Әлки басуларыннан 100 мең тоннадан артык  икмәк җыеп саклауга куелган икән, монда көнне төнгә ялгап эшләгән механизаторларыбызның хезмәте бәһасез.

 

 

“Кызыл Шәрык-Агро”ның “Көнчыгыш Әлки” филиалы комбайнчысы Әхәт Шәрипов (Яңа Үргәгардән) быелгы уракта гел алдынгылар исемлегендә булды. Район башлыгы Александр Никошин басуга килеп аңа Рәхмәт хаты, акчалата бүләк тә тапшырган иде. Инде менә уңган механизатор республика бәйгесе җиңүчесе булды.

Филиал җитәкчесе Рәис Гайфуллин әйтүенчә, Әхәт Шәрипов язын “Нью Холланд” тракторында сабан эшләре башкара, җәйгә кергәч “Мега-308” комбайны белән урак эшләренә керешә. “Бик тырыш, хезмәтнең мәлен белеп эшли торган егетебез ул безнең”,–ди җитәкчесе аның турында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев