Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының 30 мәчетендә дә 21 августта Гает намазы укылды

21 август – Корбан бәйрәме иртәсендә районның барлык мәчетләрендә гает намазы укылды.

 
Бәйрәм таңында мәчетләргә бик күп халык җыелды. Читтән кайтучылар да күп булды. Вәгазь тыңларга, гает намазы укырга килүчеләр арасында олылар да, яшьләр, балалар да бар иде.
Мөселманнарны ислам динендәге иң олы һәм мәртәбәле бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан гаете белән  котларга мәчетләргә район җитәкчеләре дә килде. Район башлыгы Александр Никошин Базарлы Матактагы “Актай”  һәм Карга авылы мәчетләрендә булды. “Дин кешене бары яхшылыкка, тәртипкә, әхлаклылыкка өнди. Ә Корбан гаете шәфкать-мәрхәмәтне, гаделлекне, кешелеклелекне алга сөрүче бәйрәм дә. Ул имин һәм күркәм үтсен, гаиләләрегезгә  шатлык-сөенеч китерсен. Районыбызда  төрле дин һәм милләт вәкилләре гел шулай туганнарча дус һәм тату яшәсен”,–диде Александр Никошин, гает намазына җыелучыларга мөрәҗәгать итеп. 
Бәйрәм иртәсендә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Базарлы Матакның “Мидхәт” мәчетендә, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов Татар Борнае  авылы мәчетендә булып, халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр. 
Корбан бәйрәме өч көн дәвам итә. Бу көннәрдә районыбыз авылларында бик күп корбанлык сарыклар чалынды. Мәгълүм булганча, корбан ите өч өлешкә бүленә. Аның берсе – гаилә әгъзалары өчен, икенчесе – туганнарга һәм дусларга, өченчесе мохтаҗларга, ятимнәргә таратыла. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев