Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылында быел 11 җәяүлеләр кичүе ясалды

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты тырышлыгы белән быел җәй ахыры – көз башында 11 урында зебра–җәяүлеләр өчен юл аша кичүләр ясалды. 

 
Район үзәгендәге төп урамнарда автомобиль хәрәкәте бик җанлы. Шуңа да җәяүлеләргә юл аша чыгу урыннарында “зебралар”ны даими яңартып тору сорала. Быел “Теремкәй”, “Ромашка”, “Каенкай”, “Салават күпере” балалар бакчалары, Базарлы Матак урта мәктәбе, Н.Дәүли исемендәге гимназия, Балалар иҗат йорты биналары янында һәм Крайнов урамында җәяүлеләр өчен полосалар булдырылды. Шулай ук бу җәйдә III Интернационал һәм Фрунзе урамнары ягына җәяүлеләр күпере ремонтланды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев