Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче Илдар Шәрапов “Татмедиа”акциясендә катнашып фотоаппарат отты

.

“Татмедиа” АҖнең “Языл һәм телевизор от!” акциясендә катнашып, Базарлы Матак авылыннан Илдар Шәрапов цифрлы Nikon фотоаппараты отты.

Исегезгә төшерәбез, акциядә катнашу өчен 2019 елның беренче яртыеллыгына “Татмедиа”ның ким дигәндә өч басмасына  тулы алты айга  язылырга һәм квитанцияләрне Казанга юлларга кирәк иде. Бу юлы акциядә районыбыздан сигез әбүнәче катнашкан.

15 февральдә “Татмедиа”да комиссия, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, читтән килгән күзәтүчеләр катнашында призлар уйнату үткәрелде. Бүләк отучылар арасында райондашыбыз Илдар Шәрапов та бар.

Иске Алпар авылыннан Гөлфия Зәйнуллина исә иң актив әбүнәче (иң зур суммага квитанцияләр юллаучы)  буларак кызыксындыру призына ия булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев