Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбендә быел “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар профильле белем үзәге эшли башлый

Гадәти класс шахмат дөньясын хәтерләтә, ә информатика, технология һәм ОБЖ дәресләрендә иң заманча җиһазлар ярдәмендә цифрлы тормыш нигезләре өйрәнелә. Әле берничә ел элек кенә мондый яңалыклар белән республикада иң алга киткән мәктәпләр генә мактана ала иде. Киләчәк технологиясе бүген инде авыл мәктәпләренә дә килә. Бу уку елыннан Базарлы Матак урта мәктәбе дә заман белән бер адымда, хәтта берникадәр алга китеп белем бирә башлаячак.

 

 

Базарлы Матак мәктәбендә “Үсеш ноктасы” дип исемләнгән федераль проект нигезендә зур үзгәрешләр кертелә. Бу “Заманча мәктәп” проекты кысаларында туган юнәлеш. Районда иң күп бала белем алган  Базарлы Матак мәктәбе (бу уку елында биредә 620 бала укыячак) быел әлеге программага кертелде. Аның нигезендә мәктәпнең информатика, технология, ОБЖ (тормыш эшчәнлеге хәвефсезлеге нигезләре), шахмат белеме бирү кабинетлары ясала, ремонтлана. Алар Россия Мәгариф министрлыгының бердәм үрнәге буенча бизәлә, җиһазландырыла.

Базарлы Матак мәктәбендә “Строитель и К” җәмгыяте дүрт кабинетта ремонт үткәргән. Анда инде бизәү эшләре генә калып бара. Төзүчеләр бигрәк тә  ОБЖ дәресләре уза торган бүлмәләрдә күп эшләр башкарганнар. Бу аерым бинаның керү ишекләре алыштырылган, агач идәннәр сүтелеп, берничә йөк машинасы ком түшәлеп бетон идәннәр ясалган, стеналар тигезләтелгән, буялган, түшәмнәре агартылган.

Инде бу кабинетларга миллион сумнан артык бәягә төшкән җиһазлар кайтарылган. Монысы да “Үсеш ноктасы” программасы нигезендә эшләнгән.

Мәктәп укытучылары да әлеге программа буенча эшләргә әзерлек узганнар. ОБЖ буенча белем бирүче Сергей Платонов, технология укытучысы Фәүзия Гарипова, балаларны шахмат белеме нигезләренә өйрәтәсе Лилия Садыйкова һәм информатика мөгаллиме Эльвира Зәйнуллина өч ай дәвамында виртуаль укулар узып имтихан тапшырганнар. Барысы да тиешле баллар җыеп сертификатлар алганнар. Димәк, заманча кабинетларда белем бирү өчен мөгаллимнәребез дә әзер.

Базарлы Матак мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова яңа проектны беренче башлап тормышка ашыруны үз уку йортларыннан башлаган өчен район җитәкчелегенә бик рәхмәтле.  “Замана мәктәбе” статусына җавап бирерлек эшләү өчен без бар белемебезне, тәҗрибәбезне, тырышлыгыбызны куярбыз”,–ди ул.

Кабинетларны “Үсеш ноктасы” программасы буенча ремонтлауның барышын яңарак кына республика комиссиясе дә карап киткән. Алар бердәм стандартка туры килмәгән зур булмаган җитешсезлекләрне  күрсәткәннәр. Комиссия әгъзалары республикада бу программа нигезендә бездә иң күп эш башкарылуы турында да уңай фикерләрен җиткергәннәр.

Бу көннәрдә “Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакирев мәктәпнең уку кабинетларында тагын нинди эшләр башкару зарурлыгын билгеләгән планерка үткәрделәр. Әлеге эшлекле сөйләшүдә муниципаль район советының биредәге ремонт эшләрен контрольдә тотучы “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары да катнашты.

Шулай итеп, Базарлы Матак мәктәбендә быел районда беренчеләрдән булып  “Үсеш ноктасы” цифрлы һәм гуманитар белем үзәге эшли башлый. Укыту процессына яңа ысуллар һәм заманча технологияләр кертүгә юнәлдерелгән әлеге программа гомерле булып, башка мәктәпләргә дә килеп җитсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев