Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының бу мәктәбе өчен без Ринат Гайфуллинга рәхмәтле

Әхмәттә яңа төзелгән бинада төп мәктәп ачылуга быел 30 ел тулды. Бу вакыйга зурлап билгеләп үтелде.

Фоторепортаж

Венера Гайнетдинова җитәкчелегендәге мәктәп коллективы тантанага ныклап әзерләнгән. Мәктәп бинасы җәй башыннан ук  әйбәтләп ремонтланган, бакчалары шау чәчәккә күмелеп утыра, яшелчә һәм җиләк-җимешләр дә уңган. Бәйрәм үтәсе мәйданда зур стендта мәктәпнең үткәнен һәм бүгенгесен чагылдыручы рәсемнәр урын алган.

Мәктәпнең туган көненә анда төрле елларда хезмәт куйган укытучылар, бу белем йортын тәмамлап авылда, районда, шәһәрләрдә яшәүче элекке шәкертләр, авыл халкы җыелган иде. Иң элек мәктәп укучылары “күрегез, сез кайчандыр белем алган йортта кемнәр укый”, дигән сыман кунакларны сәламләп җыр башкардылар. Аннан авыл имамы Ришат Сөләйманов ил-көнгә тынычлык, авылдашларга бәрәкәтле тормыш, балаларга тирән белем алуларын теләп, бәйрәмгә фатиха биреп дога укыды.

Тантанага килгән халыкны мәктәп юбилее белән район башкарма комитеты эшләре идарәчесе Елена Бухарова, Чуаш Кичүе авыл җирлеге башлыгы Ирина Мамбетова котладылар.

Венера Гайнетдинова үз чыгышын бәйрәмгә  кайткан кунакларга рәхмәт әйтүдән башлады.

–Зур мәктәп булмасак та, райондагы төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда матур нәтиҗәләр күрсәтәбез, алдынгы урыннар алабыз. Монда укытучылар коллективының, укучыларның гына түгел, ата-аналарның да тырышлыгы зур,–ди директор.

Ул шулай ук авыл мәктәбендә гомер-гомергә ныклы белемле, үз эшен яратып башкаручы укытучылар хезмәт куюын билгеләп үтте. Бу язманың авторы да шушы мәктәп укучысы. Инде күп еллар узса да, мөгаллимнәребезнең һәркайсын хәтерлибез. Әйтик, Роза Галиуллинаны, Анастасия Дербышеваны, Гөлнур Хәйбуллинаны, Ольга Филатованы, Миһрия Хәйдәрованы, Наталья Катинаны, Рәшидә Зиннәтуллинаны, Әлфирә Галләмованы, Валентина Шәмсиеваны, Нурания Гыйләҗеваны, Әминә Мостафинаны, Мария Егорованы, Фәүзия Гыйльфанованы олы хөрмәт, рәхмәт хисләре белән искә алабыз.

Әхмәт мәктәбе үз тарихында төрле үзгәрешләр кичерде. 1971-1978 елларда биредә сигезьеллык мәктәптә 70 ләп бала белем алды. Аннан, агач биналар бик искерде, дип, мәктәпне башлангычка калдырдылар, балаларны укырга Чуаш Кичүенә йөртә башладылар.

80 нче еллар ахырында “Әхмәт” совхозы оешкач, аның җитәкчесе Ринат Гайфуллин  (ул үзе дә Әхмәтнеке, биредә белем алган) мәктәпкә яңа бина төзетү эшенә алына. Хәзергедәй республика программалары булмый әле ул заманда. Җитәкченең үҗәтлеге, тырышлыгы нәтиҗәсендә таш бина төзелеп, 1989 елны укучыларны кабул итә. Тугызьеллык мәктәп директоры итеп яшь белгеч Рөстәм Билалов билгеләнә.

–Мин 1 августта Әхмәткә килдем. Мәктәпнең стеналары гына корылган иде әле,–дип искә алды ул чакны Рөстәм Әбрар улы. – Уку елы башланырга бер ай вакыт калды, бина өлгермәс инде, дип уйлап, совхоз конторасына киттем. Анда мине хуҗалык директоры Ринат Карипович каршы алды һәм: “Рөстәм, мәктәпне яңа уку елына өлгертәбез”,–дип тынычландырды. Туган авылын мәктәпле итү өчен ул бик нык тырышты. Минем тәкъдимем бар: Ринат Гайфуллин исемен мәңгеләштереп, мәктәпкә истәлек тактасы куясы иде.

Рөстәм Билалов Әхмәт мәктәбе директоры булып 20 ел эшләде. Тирән белеме, оештыру сәләте, кешелеклелек сыйфатлары белән ул авылда ихтирам һәм абруй казанды.

Тантанада мәктәпнең яңа бинасыннан беренче чыгарылыш укучылары, биредә төрле елларда белем алучылар хатирәләрен яңартып, уку йортына киләчәктә дә уңышлар теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Алар арасында профессор, ветеринария фәннәре докторы Альберт Галиуллин, эшмәкәр, иганәче Ихсан Сафин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов бар иде. Ринас тантананы дәртле матур җырлары белән ямьләндерде.

Бәйрәм эчкерсез шартларда үтте, хатирәләргә, матур мизгелләргә бай булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев