Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының ике кече авылына асфальт юллар салыначак

Быел райондагы ике кечкенә авылга – Мулланур Вахитовка һәм Абдул Салманга асфальт юллар салыначак.

Дөрес, Чиябаштан Мулланур Вахитов поселогына 5,4 километр һәм Иске Матактан Абдул Салманга чаклы 3,9 километр комлы-ташлы катнашма (ЩПС) түшәлгән юллар ясалган иде. Алар берничә ел халыкка хезмәт итте. Мондый юл салу арзанга төшә, әмма ул озак елларга исәпләнмәгән. Шуның өстенә, ул юлларны җәй әйләнәсе грейдерлап тигезләп торасы.

Ике кечкенә авылыбызга асфальт юл салу өчен республика бюджетыннан 160 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Бу турыда “proalkeevo” электрон сайты хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев