Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Алпар җирлеге җыенында авылның 325 еллыгын зурлап үткәрергә тәкъдим иттеләр

Иске Алпар авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышына халык бик күп килгән иде.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Бер-ике ел элек кенә ремонтланып эшли башлаган мәдәният йорты тамаша залы шыплап тулган. Утырыш эшендә район башлыгы Александр Никошин катнашты. Халык район җитәкчесеннән, җыенда катнашкан төрле оешма-учреждениеләр вәкилләреннән үзен борчыган сорауларга җавап ала алды.

Хәзер авыл җирендә халыкны җыелышка түгел, яхшы концертка да китерү авыр. Ә Иске Алпар җирлегендәге җыенга биредә яшәүчеләр үзләрендәге тормышка битараф булмауларын белдереп, монда күп төрле эшләр башкарылуга сөенеп, авылның киләчәге турында кайгыртып шулай бердәм җыелганнардыр.

Җирлек башлыгы булып Ринас Сәлахов сайлангач биредә тормыш  җанланып китте, йокымсырап яшәгән Алпар ягы  яңадан-яңа эшләре белән үзенә гел игътибарны җәлеп итә.  Алпар бит ул гомер-гомергә республикада да мәгълүм авыл булды. Биредән чыккан танылган шәхесләр генә дә ни тора. Ә ул якташлар туган төбәкләренә һәрчак ихтирамлы һәм ярдәмчелләр.

Район авылларында халкыбыз яраткан Сабантуй бәйрәмнәре үткәрелми башлаганда да  биредә аны гөрләтеп уздырдылар. Бәйрәмгә җыелган халык, ял итү белән бергә, авылның хәзергесе һәм киләчәге турында да сүз алышты. Әнә шулай биредә якташлар, авыл халкы белән берләшеп, Иске һәм Яңа Алпар зиратлары тирәләрен затлы матур коймалар белән тотып алуны оештырды. Аннан авылның абруйлы шәхесе Рифкать Сәмигуллин һәм башка якташлар, халык белән киңәшләшеп, тагын да зуррак эшкә – яңа мәчет салдыруга алындылар. Бу игелекле гамәл дә озакка сузмый тормышка ашты.

Алпарда туып-үскәннәр авылдагы әле бер, әле икенче чишмәне төзекләндереп, тирә-юнен матурлап эшләп чыктылар.

Авыл җирлеге советының да узган елда башкарылган эшләре хәйран күп булган. Ринас Сәлахов үз чыгышында аны халыкка тагын бер искәртеп үтте. Авыллардагы суүткәргеч линияләргә шактый күләмдә төрле ремонт эшләре башкарылган, су насослары алыштырылган. Татар Мулла авылында  су башнясы төзекләндерелеп, тирәсе тимер койма белән тотылган. Авылда балалар өчен уен мәйданчыгы ясарга җиһазлар сатып алынган. Яңа Алпарда 9 Май урамында бер километрдан артык озынлыкта юл күтәртелгән. Бу эшкә 434 мең сум күләмендә акча тотылган. Кече Чирмешән елгасы аша җәяүлеләр күпере төзелгән. Уңыш урамына (240 метр) таш юл салынган, Иске Алпарда спорт мәйданчыгы сафка бастырылган.

Игелекле якташлар Татар Мулла авылында да бар. Фәрит Шакиров ярдәме белән биредә авыл мәчетенең түбәсе, манарасы, җылыту системасы, тышкы ягы яңартылган. Фәрит Гарифҗан улы совет утырышына шәрәфле кунак буларак чакырылган иде. Район башлыгы Александр Никошин аңа туган авылы дип җан атып, төрлечә ярдәм күрсәтеп яшәгәне өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Алпар, Татар Мулла авыллары үзләренең уңышлы эшләүче гаилә фермалары белән танылды. Рамил Гыйматдиновның 25 баш савым сыеры, Фәрит Гыйматдиновның 19 баш сыеры, Тәлгать Фәттаховның – 70, Рәфис Әсәдуллинның дистәдән артык сөтбикәләре бар.

Узган ел азагында авыл җирлеге советы  барлык якташларын җыеп, алдагы елларга башкарыласы эшләрне уртага салып сөйләшкәннәр. Шунда якташлык җәмгыяте президиумы сайланган.

Җыенда Алпарда терлекчелек фермасы ачасы иде, дип сүз кузгаттылар. Район башлыгы Александр Никошин авылда савым фермасын яз айларында эшләтеп җибәрү турында “Кызыл Шәрык-Агро” җитәкчелеге белән сүз алып барылуын әйтте.

Бер апа өе янында үсеп утыручы зур  тирәк агачын кистерүне сорады. Җирлек башлыгы моны тиз арада хәл итәргә ышандырды.

Рифкать Сәмигуллин Казаннан җыелышка аталап кайткан. Ул быел Алпарның 325 еллыгын зурлап үткәрергә дигән тәкъдим кертте.

–Авылда тормыш яхшыра бара, яшәү өчен шартлар әйбәтләнә. Без бердәм булганда теләсә нинди мәсьәләне хәл итә алачакбыз,–дип, халыкка яңа елга изге теләкләрен дә җиткерде.

Александр Никошин авыл җирлеге советының соңгы еллардагы эшен уңай бәяләде. Быел исә, эшләре тагын да уңышлы дәвам итсен өчен, алпарлыларга трактор бирергә ышандырды. Башлык терлекчелектә, башка юнәлешләрдә эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә теләүчеләргә һәрьяклап ярдәм итәчәкләрен белдерде.

Җыен азагында авыл тормышында актив катнашучыларга, төрле елларда тырыш хезмәт куйган юбилярларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев