Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Камка җирлегендә ике әбигә Путин котлауларын тапшырдылар

Иске Камка авылында яшәүче Мәгълүмә апа Хәйруллинага һәм Карамалыда яшәүче Саимә апа Гаязовага, 90 яшьлек юбилейлары белән котлап, Россия Президенты Владимир Путин телеграммалары тапшырылды.

Дәүләт җитәкчесенең котлауларын юбиляр әбиләргә район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Ришат Хәлиуллин һәм Иске Камка авыл җирлеге башлыгы Фәргать Әкбәров тапшырдылар.

Район һәм авыл җитәкчеләре Мәгълүмә апага һәм Саимә апага җылы котлауларын, изге теләкләрен җиткерделәр, истәлекле бүләкләр бирделәр.

Әбиләр икесе дә үзләрен тәбрикләргә килүчеләрне әйбәт кәеф белән каршы алып озатып калалар. Кызганыч, ике көн үтүгә Саимә апа Гаязова кинәт вафат була. Авыр туфрагы җиңел булсын әбинең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев