Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Матак авылында  100 урынлы клуб төзелеше төгәлләнеп килә

Иске Матак авылында 100 урынга исәпләнгән клуб төзелеше төгәлләнү алдында. Финанслау мәсьәләләре уңай хәл ителсә, төзүчеләр мәдәният учагын май урталарына ук өлгертергә җыеналар.

Иске Матакта соңгы елларда авыл җыеннары клуб мәсьәләсе белән башлана, шуның белән тәмамлана иде. Иске клуб мәдәният учагына караганда күбрәк терлекчелек корылмасын хәтерләтә иде шул. Кышын бинада бик суык, газ белән ягыла торган җылылык батареялары кул тидереп булмаслык кайнар торса да, анда өс киемсез утырырлык түгел иде. Соңгы елларда клубның түшәменнән яңгыр үтеп, стеналары аерыла башлады. Монда килеп күңелеңә ял алу турында уйлыйсы да юк иде. Киресенчә, шыксыз бинада булган кәефең дә төшәрлек иде.

Ә бит Иске Матакта бик актив, талантлы халык яши. Бу авыл җирлеге үзешчәннәре елның-елында районда үткәрелгән бәйгеләрдә призлы урыннарны яулап киләләр. Әйтик, клуб каршында эшләүче “Веселые ребята” коллективы гитара, баян, балалайка, мандолина кебек  музыка коралларында бик оста уйныйлар. “Ромашка” ансамбле чыгышларын да район тамашачысы  яратып кабул итә. Сәнгатькә мөкиббән өлкәннәр дә биредә коллективка тупланып, сәхнәдә  чыгыш ясыйлар. Әмма авыл халкына клубта шөгыльләнү өчен соңгы елларда бернинди шартлар калмаган иде.

Менә иске клуб каршында сары кирпеч белән тышланган бик матур яңа бина калкып чыкты. Ул республика программасы нигезендә салына. Төзелеш эшләрен райондагы “Строитель и К” җәмгыяте башкара.

Без барып төшкәндә төзүче егетләр клубка керү юлындагы болдырны ясыйлар иде. Ә икенче бригада төзелеш материалларына киткән. Кызлар исә шпаклевка, буяу эшләренә керешкәннәр.

“Строитель и К” җәмгыятенең баш инженеры Әнәс Вәлиуллин безне яңа бина белән таныштырып йөрде. Иркен фойедан репетиция бүлмәсенә, директор кабинетына үтәргә була. Монда ук ир-атлар, хатын-кызлар һәм инвалидлар өчен аерым юыну бүлмәләре.

Тамаша залы 100 урынга исәпләнгән. Каршыда – сәхнә, ә аннан артистлар өчен грим бүлмәләренә керәсең. Аларны бүлеп эшләү бер атнадан төгәлләнәчәк икән.

Сәхнә артында китапханә урын алачак. Аның китап саклау, юыну бүлмәләре бар.

Яңа клуб 12 миллион  сумга төзелә. Дөрес, төзелеш эшләре инде ахырына якынлашса да, әле 1 миллион 800 мең сум гына акча бирелгән. Шундый күләмле эшне башкаручы оешма, бурычларга батып булса да, төзелешне үз көче, материаллары белән алып бара.

Күренеп тора, төзүчеләр сыйфатлы эшли. Биредә бары тик үзебезнең район егетләре һәм кызлары хезмәт куя.

–Минем бригада дүрт кешедән тора – Ринат Закиров, Әмир Фәттахов, Илназ Фәтхетдинов һәм үзем,–ди Илсур Гәрәев. –Без стена күтәрү, түбәне ябу эшләрен дә башкардык. Алга таба эчке бизәү эшләрен дә читтән ярдәм сорамый эшләрбез.

Тагын Фидаил Кәримов бригадасы хезмәт куя биредә. Аның төзүчеләре Илшат Бәзиров, Фәнис Зыятдинов, Игорь Володин, Риназ Миндубаев һәр төр хезмәткә осталар. Инде штукатур-буяучылар бригадасы да эшне башлаган. Әниле-уллы Рәмзия һәм Айдар Җамалиевлар, Евгения  Умнова, Рафия Ганиева бизәү эшләренең чын осталары.

Төрле җыештыру эшләрендә  район мәдәният хезмәткәрләре бик булышты, ди Әнәс Вәлиуллин. Бина эчендә түбәсен япканчы тулып калган бер метр биеклектә кар була. Аны мәдәният хезмәткәрләре көрәп-чистартып чыккан. Тирә-юнендә кар эрегәч тә өмәләр ясап кат-кат җыештырганнар. Кайчан ярдәм сорасаң, шунда ук килеп җитәләр, ди баш инженер.

Иске Матак халкы тиздән яңа мәдәният йортына  йөри башлар. Ул аларга озак хезмәт итәрлек булсын, биредә мәдәният тормышы гөрләп торсын.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев