Әлки районының Хузангай авылында көн саен 50 тонна сөт эшкәртергә сәләтле май-сыр заводы эшли башлады
Узган ел ахырында районыбызда май-сыр заводы эшли башлады. Бу заводны эшләтеп җибәрү “Хузангай” җәмгыятенә 294 миллион сумга төшкән. Биредә һәр көнне 15 тонна сөт эшкәртелеп, сыр җитештерелә. Якын киләчәктә заводта тәүлек саен 50 тонна сөт эшкәртеләчәк һәм күп төрдәге сыр, ак май ясалачак.
Кибетләргә керсәң, сатуда сырның ниндие генә юк. Сайланып-сайланып сатып алып, өйдә авыз итә башлагач, кайвакыт аның сыйфаты бөтенләй шиккә төшерә, “нәрсәдән эшләнде икән бу сыр?” дип аптырап та куясың. Инде без чын сырның нинди булырга тиеш икәнен дә онытып барабыз бугай.
Күптән түгел район үзәгендәге “Хузангай” җәмгыяте кибетләренең берсенә кергәч, үзебездә яңа заводта җитештерелгән сырны сорап алдым. Әйе, моның тәме шул зур супермаркеттагы арзанлы сырлардан күпкә аерыла – авызда эреп тора.
Менә шул сыр ясала торган заводта без кунакта бүген. Завод җитәкчесе Артем Мукусев биредә предприятиегә нигез салынганнан бирле эшли. Ул безгә әлеге тәмле нигъмәтне җитештерү серләрен ачты.
Завод терлекчелек комплексы белән янәшә төзелгән. Димәк, җитештерүгә яңа савылган сөт кенә килә.
Заводка кергән сөтне иң элек анализга алып тикшерәләр. Сыр өчен бары сыйфатлы продукция генә яраклы. Лаборант Гөлфизә Әхмәтҗанова китерелгән һәр партия сөтнең төгәл сыйфатын билгели. “Безгә һәрчак яңа савылган яхшы сөт кенә килә”,–ди ул. Гөлфизә заманында Чиябаш мәктәбендә укыткан. Әлеге мәктәп башлангыч итеп калдырылгач, ул “Звениговский” комбинатына барып өйрәнүләр уза һәм лаборант һөнәрен үзләштерә. Хәзер алар ире Илсур белән һәр иртәдә вахта машинасында “Хузангай”га эшкә киләләр. Илсур терлекчелектә хезмәт куя.
Завод җитәкчесе Артем Мукусев безгә сөтнең сыр булып җитешкәнче нинди юллар үтүен күрсәтә. Зур чаннарга бушатылган сөт (алар берьюлы 50 тонна продукция кабул итәргә исәпләнгән) шунда пастеризацияләнә. Аннан бактофуга аша үтә. Ягъни сөт кирәкмәгән зарарлы бактерияләрдән чистартыла.
Инде сыйфаты тагын да яхшыртылган продукция чаннарга озатыла, һәм биредә аңа оеткы салына. Шунда сөттән сыр гранулалары ясалу процессы башлана. Безнеңчә әйтсәк, сөт эремчеккә әйләнә. Һәр төр сырның үз оеткысы һәм өлгерү вакыты бар.
Менә безнең күз алдында Дмитрий Жаринов, Валерий Кашкаров , Сергей Власов шул сыр гранулаларын формаларга тутыралар. Ягъни түгәрәк тимер әрҗәләргә тигезләп салалар. Аннан аның суы сыркысын өчен билгеле бер вакыт бирелә. Шуннан формалардагы массаны пресс астына куялар. Баштагы сәгатьтә ул җиңелрәк, аннан авыррак йөк белән бастырыла.
Инде сыр формасына кергән түгәрәкләрне янәшә бүлмәгә тозлыклы тирән зур савытларга озаталар. Монда алар ике тәүлек тотыла. Аннан суы сыркытылган сырны пакетларга төреп, кирәкле мәгълүматларны язып, махсус зур залга тезәләр. Биредә сыр тәмам өлгереп җитәргә тиеш. Нинди төрдән булуына карап, бу залда продукция 30 дан 60 тәүлеккәчә сак-лана. Шуннан соң ул сәүдә нокталарына озатыла. Мондагы сырның күплегенә хәйран калырсың – 84 тонна. Әлкидә җитештерелгән әнә шулкадәр продукция өлгереп килә.
Заводта “Голландский”, “Российский”, “Тильзитер”, “Гауда”, “Эдам” сырлары җитештерелә. Тиздән үз заводлары бренды булырлык “Хузангайский”, “Советское качество”, “Из Мари Эль”, “Традиция СССР”, “Звениговка” исемле сырлар да ясый башлаячаклар.
Тиздән завод көн дә 50 тоннага якын сөт эшкәртә башлаячак. Монда шулай ук югары сортлы “Крестьянское”, “Традиционное” акмайлары эшләп чыгару күздә тотыла.
Реклама хокукында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев