Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Хузангай” җәмгыятендә җитештерелгән көнбагыш мае кибет киштәләрендә озак тоткарланмый

“Хузангай”да тәүлек саен 10-12 тонна сыек май җитештерелә. Соңгы елларда көнбагыш маен рафинадлау цехы да эшли башлады.

Җитештерү цехыннан фоторепортаж

Былтыр ел дәвамында 1022 тонна үсемлек мае эшләп чыгарылган. Акчага күчереп исәпләгәндә бу 45 миллион сумнан артыклык продукция дигән сүз.

Көнбагыш маен сыгу, аны рафинадлау ике сменада башкарыла. Үзләрендә үстерелгән көнбагыш биредә бернинди калдыксыз эшкәртелә. Маен кибетләр, эре предприятиеләр алса, түбе терлекләргә катнаш азык өчен бик әйбәт кушылма булып хезмәт итә. Кабыгы исә мондагы зур-зур биналарны ягып җылытуга тотыла. Әле артып та кала. Калганын Алексеевск кирпеч заводы сатып ала.

Май цехында тәҗрибәле белгечләр Александр Смирнов һәм Әмир Нуретдинов хезмәт куялар.

Майның рафинадланганына сорау зуррак булганга, янәшәдә тагын бер зур цех төзегәннәр. Монда сыек май чистартыла, ачык төскәкертелә, ягъни рафинадлана. Бу эшләрне башкаручы җиһазлар белән Рамил Мөхәммәтҗанов һәм Константин Родионов идарә итәләр. Майны ничек эшкәртүләре хакында Рамил безгә дә сөйләде.

 – Рафинадланган май ул, гади тел белән әйткәндә, эшкәртелгән һәм чистартылган үсемлек мае. Менә бу мичкәдә көнбагыш маена лимон кислотасы кушыла. Ул майны төрле кушылмалардан һәм матдәләрдән чистарта, ягъни нейтральләштерә. Аннан май ачык төскә кертә һәм исен бетерә торган аппарат аша уза,–дип эш процессы белән таныштырды ул.

Үсемлек маеннан сабын ясый торган сыекча аерып алына. Калдыклардан тагын шәмнәр ясый торган парафин җыела. Аларына әлегә сатып алучылар табасы бар.

Майның сыйфатын лаборант Гөлия Сафина (ул Чуаш Кичүеннән) даими контрольдә тота. Эшкәртелгән май инде торбалар аша янәшә цехка китә. Анда тулы бер бригада аны шешәләргә тутырып, этикеткалар ябыштырып, сәүдә нокталарына озатырга әзерлиләр.

Әнә Василий Астафьев һәм Владимир Советников, колба сымак пластикны махсус аппаратта өрдереп, 0,9 литрлы һәм 5 литрлы савытлар ясыйлар. Валентина Амукова һәм Елена Патина исә шул савытларга май тутырып торалар.

–Сез көне буе хәрәкәттә, бик ардырмыймы?–дип сорыйм кызлардан.

–Без җылыда рәхәтләнеп, шатланып эшлибез. Гаиләбез белән Ульян өлкәсенең Иске Майна поселогыннан күчеп килдек бирегә. Ирем Александр К-701 тракторында эшли. Безнең якларда мондагы кебек җитештерү базалары юк бит, эш табу авыр. Монда килгәч башта тулай торакта яшәдек, аннан җәмгыять яңа өй салып бирде,–дип сөенеп сөйли Елена.

 Менә йөк машинасы килеп җитте, һәм цехта эшләүчеләр әзер продукцияне төйи башладылар. Халык яратып сатып ала торган Хузангай маеның бу партиясе дә тиздән кибет киштәләрендә урын алыр.

Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев