Әлки районының киләсе елга бюджет проекты буенча халык тыңлаулары булачак
26 ноябрьдә киләсе елга бюджет проекты буенча халык тыңлаулары булачак.
Инде хәбәр иткәнебезчә, 2019 елга һәм 2020, 2021 елларның планлаштырылган чорына район бюджеты проекты 15 ноябрьдә муниципаль район советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Проект районның рәсми сайтында (http://alkeevskiy.tatarstan.ru) урнаштырылган. Әлкилеләр аның белән танышып, бюджет буенча тәкъдимнәрен муниципаль район советының оештыру бүлегенә юлласыннар иде. Адресы: Базарлы Матак ав., Крайнов ур., 58.
Халык тыңлаулары район мәдәният йортында 9.00 сәгатьтә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев