Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Татар Борнае мәктәбе  100 яшьлек юбилее елында яңа биналы булды

Бүген, 21 декабрьдә, Татар Борнаенда федераль программа нигезендә төзелгән яңа мәктәп бинасы ачылды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

 

Быел бу авылда беренче мәктәп ачылганга 100 ел булган. Борнайлылар мәктәпнең заманча яңа бинасы файдалануга тапшырылуны уку йортының гасырлык юбилеена  бүләк дип кабул иттеләр.

–Иске мәктәп бинасы агачтан, бик тузган иде. Ә бу яңа бинада балаларга белем бирү өчен барлык шартлар тудырылган. Заманча җиһазлы кабинетлар, уңайлы ашханә, спорт залы, остаханәсе бар,–диде район башлыгы Александр Никошин мәктәп ачылу тантанасында.

Авыл халкы һәм күп кунаклар җыелган бу тантанада Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Наталья Гречанникова да катнашты. Ул республикада соңгы елларда мәктәпләр төзү һәм ремонтлауга зур игътибар бирелүен әйтте, авыл халкын яңа мәктәп эшли башлау шатлыгы һәм якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котлады.

80 укучыга һәм мәктәпкәчә яшьтәге 20 балага исәпләнгән бинаны “Строитель и К” җәмгыяте төзеде. Бина кирпечтән, ачык төстәге металл сайдинг белән тышланган. Ул эчтән дә, тыштан да  бик матур итеп, зәвык белән эшләнгән.

“Строитель и К” җәмгыяте җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшин яңа уку йортының символик ачкычын мәктәп директоры Гөлүсә Минсәгыйровага тапшырды.

Бүген бу мәктәптә 30 укучы бала белем ала, һәм 15 сабый бакчага йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев