Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының “Яшь көч” җәмгыятендә көнбагыш урагы төгәлләнде

Быел “Яшь көч” җәмгыяте көнбагышны 833 гектарда үстергән иде. Инде алар әлеге кыйммәтле май культурасын югалтуларсыз җыеп та алдылар. 

“Яшь көч”тә көнбагыш урагына бер ай элек төшкәннәр иде.  Башта 400 гектарда көнбагышка, тизрәк өлгерсен өчен, самолет белән дисификация үткәргәннәр иде. Ә калган өлеше исә табигый юл белән өлгергән. 

 


Уңышны җыеп алуда комбайнчы Ришат Әсәтов зур тырышлык куйган. Ул үзенең “Полесье” комбайны белән 600 гектарга якын мәйданда көнбагышны суктырып алган.  Бөртекне басудан ташыганда Ринат Таҗиев өлгерлек күрсәткән. Ул үзенең “ЗИЛ”ы белән басу һәм кыр арасында көненә 20 шәр рейс ясаган. 
Кайткан уңышны чистарту эшен Алексей Евстафьев җитәкчелегендәге бригада гаять оста башкарган. Югары Кәчи егете Алексей бригадасы урак башыннан бирле “ЗАВ” агрегатын төзек эшләтеп, ындыр табагына кайткан бөртекне чистартып өлгереп торган. 
–Алексей Евстафьев кул астындагы бригада бездә берничә елдан бирле уңышлы эшләп килә.  Алар һәр хезмәтне сыйфатлы һәм тиз башкаралар. Ындыр табагына кайткан икмәкне  эшкәртеп саклауга куюда өлгер эшләгәннәре өчен мин аларга бик рәхмәтле,–ди “Яшь көч” җәмгыяте рәисе Фәнис Хәмитов. 
Ындыр табагының төгәл һәм җитез эшләвендә аның җитәкчесе, оештыручысы Фидания Шәрапованың да өлеше зур. Ә биредәге һәр агрегатның  төзек булуы, ватылган очракта да бик тиз ремонтлануы – Рөстәм Булатовның хезмәте нәтиҗәсе. 
Инде көнбагыш җирен сукалый да башлаганнар. Үзенең К-701 тракторы белән Владимир Пастухов туңга сөрү эшен бер мең гектарга якын мәйданда башкарырга өлгергән. 
Быелгы урып-җыю чорында эшчеләрне тәмле ашлары белән Гөлия Хәмәтшина һәм Фәния Хәмәтҗанова сыйлаганнар. 
“Яшь көч”тә быел бөртеклеләр 3 мең гектарга якын мәйданны биләде. Ел катлаулы булуга карамастан, уңыш канәгатьләнерлек чыккан. Игеннәрнең мул өлгерүенә хуҗалыкның баш агрономы, яшь белгеч Ленар Хәйдәровнең да тырышлыгы һәм белемнәре күп кергән. 
Биредә быел киләсе ел уңышы өчен 533 гектарда көзге бодай чәчеп куйганнар. Ә алдагы елда аның мәйданы 380 гектар булган. 
“Яшь көч” җәмгыяте быел банклардан зур процентка кредитлар алмый гына чәчү, урып-җыю эшләрен башкарды. Алар һәр эштә даими ярдәм иткән эшкуар авылдашлары Альберт Шәйхетдиновка  бик рәхмәтлеләр. Көнбагыш уңышын да эшмәкәр “Яшь көч”тән тулысы белән сатып алган. Үзара хезмәттәшлектән ике як та канәгать һәм отышта.
  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X