Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының йогышлы чирләр бүлегендә 9 кеше дәвалана

Татарстанда пандемия башланганнан бирле коронавирустан 1190 кешенең үлеме теркәлгән.

 Вафат булучыларның күпчелеге пенсия яшендәге өлкән буын. Соңгы атналарда вирусның чираттагы дулкыны күзәтелә. Димәк, чир тиз генә китәргә җыенмый. Безгә тагын да саклана төшү, бигрәк тә вакцина ясатып чиргә киртә кую турында кайгыртырга кирәк.
Районда соңгы тәүлектә 138 кеше прививка ясаткан. Ә барлыгы 13 мең 700 әлкиле ковидтан вакцина кадаткан. Әмма 60 яшь һәм аннан өлкәннәр арасында әлегә кадәр вакцина ясатмаучылар бар. Андыйлар барлык пенсионер абый-апаларның 70 процентка якынын тәшкил итә.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина әйтүенә карганда, медицина хезмәткәрләре алдына өлкән буын кешеләрен 100 процентка кадәр прививка ясатып, чирдән саклау чарасын күрү бурычы куелган.
Авылларда фельдшерлар өлкәннәргә коронавирус чиренең алар өчен нинди дәрәҗәдә куркыныч булуы хакында активрак аңлатсыннар иде. “Без өйдән бик чыгып йөрмибез”, дигәннәргә дә бит чир кагылырга мөмкин.
Коронавирус чире таралуга каршы көрәш буенча район комиссиясе утырышында да бу хакта сүз барды. Әлегә Базарлы Матак, Түбән Әлки, Иске Салман, Юхмачы, Иске Алпар авыл  җирлекләрендә 60 яшьтән өлкәннәргә прививка ясату дәрәҗәсе канәгатьләнерлек түгел. Бүген районның йогышлы чирләр бүлегендә 9 кеше дәвалана. Алпар авылыннан китерелгән 1967 елгы авыруның хәлләре авыр, кислород аппараты ярдәмендә сулап тора. Ул шушы арада Алексеевск ковид госпиталенә озатылачак.
Татарстан шәһәрләрендә җәмәгать транспортына прививка ясатмаганнарны утыртмауга кагылышлы яңа тәртип гамәлгә кертелде. 
Гомумән, вакцина ясатмаучылар үзләрен генә түгел, якыннарын, янәшәдәгеләрне дә куркыныч астына куялар. Моны исбатларлык мисаллар адым саен диярлек.
Хәзер районда ревакцинация ясатучылар да күбәйде. Бүгенгә меңнән артык кеше үзенә кабат прививка ясаткан. Медицина учреждениеләрендә вакцинага өзеклек булганы юк. Халыкка кадату өчен аның берничә төре тәкъдим ителә. Вакцинаны ял көннәре дә ясатырга мөмкин. Хастаханәгә барудан куркучыларга, чир ияртмим дип сагаючыларга медицина хезмәткәрләре өйләренә барып та прививка ясыйлар. Бары бу турыда поликлиникага яисә авыллардагы фельдшер пунктларына хәбәр итү генә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев