Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки сабакташлары 50 елдан соң очрашты

Әлки районының Яңа Чаллы урта мәктәбен 1971 елда тәмамлаган классташлар очрашты.

  50 ел, ярты гасыр вакыт узган.Һәркем күңел хәтирәләрен яңартты.Классташларын барлап бергә җыючы Һаҗәр Нурлыхак кызы Бәширова биш ел саен очрашып килүләрен, соңыннан очрашулардан илһам алып яшәүләрен җиткерде.Классташларын очраштыруда актив булган  Әлфинур ханым Галимова күңел хәтирәләрен яңартты.Әлки районы "Якташлык" җәмгыяте рәисе Алсу Рөстәм кызы Нәбиева классташлар очрашуында катнашучыларны сәламләде.
Исәнлек-саулык теләде.Классташлар мәктәптә укыган елларын искә төшерде, һәрберсенең узган юлы хакында китап язарлык.Хәзер инде балалары,оныклары кадерендә яшиләр.Аларны сәламләргә якташлары- Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәтов,Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Риназ Шиһапов килгән иде. Халкыбызның яраткан артистлары, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева,Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина да очрашуда катнашып теләкләрен җыр телендә җиткерде.Очрашуны Татарстанның атказанган артисты Нурзадә алып барды.Баянда Татарстанның халык артисты Әхмәт Кәримов уйнады. Алар татар моңыннан аерылгысыз яши бирәләр. Әлки районы кияве Минәхмәт Фәйрушинның җырлавы һәркемне хәйран калдырды.Гомүмән,
берлектә җырлаган җырлары, фикер алышулары күңел хәтирәләрендә озак сакланыр. Фотосүрәтләр бу көнне искә төшерергә ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев