Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки Сабан туенда җиде бала үстерүче Кузнецовлар гаиләсе бүләкләнде

Салман авылында яшәүче күп балалы Алексей һәм Ирина Кузнецовлар гаиләсе район  Сабан туе мәйданында хөрмәтләнде.

Кузнецовлар җиде бала – өч малай һәм дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Каринага 17 яшь, ул Казанда көллияттә белем ала. Ә төпчекләре Екатерина әле алты айлык кына. Уңган, тырыш бу гаиләне авылдашлары да хөрмәт итә. Кузнецовлар зур хуҗалык тоталар, кече ферма булдырып, анда сигез баш сыер асрыйлар. Хезмәтләре бәрабәренә җитешлектә яшәүче бу гаиләдә балалар да эшкә өйрәнеп үсә.

Алексей һәм Ирина Кузнецовларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дарья Хәлилова котлады һәм Сабан туе бүләге тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев