Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки якташлык җәмгыяте өйләре янган гаиләгә зур суммада акча җыеп бирде

Өйләре янган күп балалы гаиләгә Әлки якташлык җәмгыяте беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузды.

 

Узган атнада Иске Тахталы авылында янгын чыгып, биш балалы Ирдинкиннар гаиләсе тораксыз калган иде. Бәхеткә, кешеләр зыян күрмәде. Әмма алар бер кат кием белән калды. Күп балалы гаиләнең ярдәмгә мохтаҗ булуы хакында хәбәр чыгуга, Алсу Нәбиева җитәкчелегендәге Әлки якташлык җәмгыяте аларга матди булышлык күрсәтү буенча акция игълан итте. Хәйрия акциясендә 67 кеше катнашты. Районыбызда һәм аннан читтә яшәүче әлкилеләр берничә көн эчендә Ирдинкиннар өчен188 мең сум акча җыйды. Мондый ярдәм балаларга кием-салым, уку әсбаплары алырга бик кулай булыр. Рәхмәт якташларга!

Бәлагә тарыган күп балалы гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр кием-салым, башка әйберләрне район социаль яклау бүлегенә китерә алалар. Шулай ук “Әлки” фондына акча күчерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев