Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә иң көчле беләклеләрне ачыкладылар

“Алинә” универсаль спорт залында пауэрлифтинг  һәм армрестлинг буенча район беренчелеге үтте.

 

Анда көч-куәт һәм осталыкта 30 спортчы ярышты. Яткан килеш штанга күтәрүдә үз авырлык категорияләрендә Әлфис Хәсәнов, Салават Сәгытдинов, Раил Исхаков (барысы да Базарлы Матактан), Газинур Фәттахов (Карга) беренче урыннарны алдылар.

Армрестлинг (кул көрәштерү) бәйгесендә хатын-кызлар да катнашты. Алар арасында Ангелина Пимурзина ышанычлы җиңү яулады. Ир-егетләр арасында үз авырлык категорияләрендә Аяз Минһаҗевка, Әлфис Хәсәновка, Раил Исхаковка (барысы да Базарлы Матактан) һәм Марат Сираҗиевка (Түбән Әлки) тиңнәр булмады. Армспорт буенча абсолют җиңүчеләр дә ачыкланды, болар – Аяз Минһаҗев һәм Раил Исхаков.

“Үз категорияләрендә иң көчлеләр булып танылучылар армрестлинг буенча Казанда узасы республика беренчелегендә катнашачак”,–ди тренер Газинур Фәттахов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев