Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә коронавирустан прививка ясатуда тоткарлык булмас

Без гомергә чир терлектән, кош-корттан, ризыктан иярмәсен дип сакландык.

 Инде соңгы вакытта кешеләрдән авыру йокмасын дип куркып яшибез. Тарихтан билгеле булганча, элекке елларда тиф, чума, ваба (холера) кебек куркыныч чирләрдән вакцина ясатып кына котыла алганнар. Аннан соң инде медицина бик алга китте. Россиядә коронавируска каршы профилактика чарасы – берничә төрле вакцинаның тиз вакыт эчендә уйлап табылуы да моңа дәлил.

Хәзер һәркайсыбыз алдында ике юл – хәтәр чир ковид белән авыру яисә вакцина ясатып үзеңне аңардан саклау. Күпләр сәламәт булуны өстен күреп, шулай ук үзенең гаиләсе, балалары өчен сау хәлдә кирәк булуын аңлап, вакцина ясатты. Әмма бу уколга шик белән караучылар да бар.

Безнең табигать шундый инде – биш уңай мисалга ышанмыйча, социаль челтәрләрдә билгесез бәндәнең тискәре фикерләрен дөрескә алабыз.

Татарстанда халыкка прививка ясау ирекле башкарыла. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бер киңәшмәдә: “Вакцина кадату ирекле, әмма моны эшләү һичшиксез кирәк”,– дигән иде.

Районыбызда бер меңгә якын кеше прививка ясаткан. Әлеге уколга теләп, мөһимлеген аңлап килүчеләр арасында пенсионерлар, эшмәкәрләр аеруча күп. Соңгы вакытта мәктәп укытучылары һәм хезмәткәрләре прививка ясатуда бик активлашкан.

Районның баш табибы Светлана Одушкина әйтүенә караганда, узган айларда безгә 100-150 данә вакцина кайткан булса, бу атнада ул 200 доза биреләчәк. Димәк, теләге булган һәркем прививка ясата алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев