Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә кырга чыгасы  тракторлар башлыча төзек

30 мартта районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне өйрәнү буенча ТР авыл хуҗалыгы азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов булды.

 

Бу көннәрдә хуҗалыкларда тырма, культиватор кебек тагылма агрегатларны агрегатлаштыру эшләре төгәлләнеп килә.

Районда язгы кыр эшләрендә катнашасы тракторлар башлыча төзек. “ВостокЗернопрдукт”ның берничә тракторы запас частьләр кайтканны көтеп элегәчә әзерлек сызыгына баса алмый.

Министр урынбасары Тахталы һәм Карга отрядларындагы машина-трактор паркының эшен ошаткан.

Рафаэль Фәттахов бер уңайдан, Алексеевск агрокөллиятенең Базарлы Матак филиалында механизаторлар хәзерләү эше белән дә танышкан. Биредә егетләр яңа җиһазларда авыл хуҗалыгы һөнәре үзләштерәләр.

Министр урынбасарын район буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев озатып йөрде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев