Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидә зыкы суыкта Хач ману бәкесенә чумучылар булды

19 гыйнварда православие христианнары иң олы дини бәйрәмнәренең берсе – Хач мануны билгеләп үттеләр. Бу бәйрәмгә табигать чын-чынлап «крещение суыклары» алып килде. 19 ына каршы төндә һава температурасы минус 25 градуска кадәр төште. Шуңа карамастан, күптәннән килгән традиция буенча иордань-бәкегә чумучылар булды.

Районда Хач ману өчен алты авылда (район үзәгендә, Чуаш Шәпкәсендә, Сихтермә-Хузангайда, Борискинода, Иске Матакта һәм Түбән Колчуринода)  сулыклар изгеләндерелде. Ә чуму өчен бәкеләр ике урында – Базарлы Матакта һәм Сихтермә-Хузангайда җиһазланды.

Төн уртасында Әлки һәм Спас районнары благочинные Андрей Зиньков Актай буасында суны бөек изгеләндерү йоласын үткәрде.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты Хач ману бәйрәмендә изгеләндерелгән суда коенырга теләүчеләргә барлык мөмкинлекләрне тудырган. Ярдан бәкегә кадәр салам түшәлгән сукмак салынган. Ярда исә киенү-чишенү өчен чатыр корып куйганнар. Теләге булганнар автобуска кереп җылына, кайнар чәй эчә алды. Буа янында медицина хезмәткәрләре, полицейскийлар, коткаручылар кизү торды.

Елдагыдан кимрәк булса да, бәйрәмгә халык җыелган иде.  Быел табиблар, коронавирус йоктыру куркынычы булуы турында кисәтеп, Хач ману бәкеләрендә коенмаска киңәш иткән иде. Әмма барыбер традиция  үзенекен итте – Актай буасындагы изгеләндерелгән суда өч кеше чумып чыкты.

Беренче булып бозлы суга Чуаш Кичүеннән Андрей Дормидонтов керде. Ул һәр елны иорданьда коена. Быел да зыкы суык дип тормады – ипләп кенә бәкегә төште дә өч тапкыр башы белән суга чумып алды. Ярдагы халык “Афәрин, Андрей, булдырасың!” дип аңа көч биреп тә торды.

Аңардан соң Казаннан районга кунакка кайткан ханым суга керде. Ул әле бәкегә төшкәч: “Су шулкадәр җылы, кызлар!” дип, боз өстендә күзәтүчеләрне кызыктырды.

Менә Базарлы Матак егете Андрей Кель иорданьга чумып чыкты.

  • Ай-яй суык, үзегезне ничек хис итәсез? – дим.
  • Бик әйбәт. Мин бу көнне түземсезлек белән көтеп алдым. Хач ману бәйрәмендә һәр елны коенам. Файдасын бик күрәм, авырмыйм. Хәтта зәмһәрир суыкларда да туңмыйм. Ә бозлы судан чыккач салкын һаваны тоймыйсың да. Тән янып торган кебек кызыша, – ди Андрей.  

Кешеләр изгеләндерелгән су белән битләрен сыпырдылар, кулларын юдылар. Аны савытларга тутырып өйләренә дә алдылар. Халык ышануы буенча, бу су шифалы санала, аны ел буе көчен җуймый, диләр. 

19 гыйнвар иртәсендә благочинный Андрей Зиньков Базарлы Матактагы Изге Троица  чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте үткәрде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев