Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкидән Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюков: “Нинди матур бәйрәм ясадыгыз!”

9 Май иртәсендә район башлыгы Александр Никошин Базарлы Матакта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Лев Миндрюковны Җиңү көне белән өенә килеп котлады һәм бүләк тапшырды.

Тәбрикләүләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев һәм башкалар кушылды.  Ә район мәдәният йорты хезмәткәрләре ветеран каршында патриотик рухтагы, сугыш еллары җырларын башкардылар.

Нәкъ шул вакытта Крайнов урамындагы Лев Миндрюков яшәгән өй яныннан автоколонна да узды. Фронтовик һәм әлеге чарада катнашучылар бәйрәм автоколоннасын аягүрә басып озатып калдылар.

Лев Яковлевич үзенә карата мондый игътибардан, музыкаль котлаулардан бик канәгать булды.

–Бөек Җиңүнең 75 еллыгына миңа нинди зур бәйрәм ясадыгыз. Берүземә  матур концерт күрсәттегез. Минем мондый дулкынландыргыч концерт тамаша кылганым юк иде әле,–дип рәхмәтен белдерде ветеран. –Без кичергәннәрне беркемгә күрергә язмасын. Тынычлыкның кадерен белеп яшик!

Бәйрәм концертлары районда яшәүче барлык сугыш ветераннарына күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев