Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкиле Рамил Исмәгыйлев Президент бүләген алды

Томск өлкәсенең Стрежевой шәһәрендә “ТРАНССИБ” җәмгыятен җитәкләүче якташыбыз Рамил Исмәгыйлев күпьеллык намуслы хезмәте һәм ирешкән казанышлары өчен  Россия Президенты Владимир Путинның Мактау кәгазе белән бүләкләнде. 

 
Рамил Исмәгыйлев Югары Әлморзада туып үскән. Еракта яшәсә дә, кече Ватанын кайгыртып тора ул. Югары Әлморза төп мәктәбе директоры Фәнүзә Нотфуллина болай сөйли:
–Авылдашыбыз Рамил һәрчак безнең хәлләрне сорашып, берәр ярдәм кирәкмиме, дип кенә тора. Ул мәктәбебезгә  бик күп җиһазлар сатып алды инде. Классларга парталар,  укытучылар кабинетларына затлы урындыклар, өстәлләр бүләк итте. Ашханәгә дә бик кирәкле җиһазларны безгә ул алып бирде. Туган авылы өчен җан атып яшәүче шундый якташыбыз булганга бик сөенәбез, аның эшлеклелек, кешелеклелек сыйфатларын укучыларга да үрнәк итеп куябыз. 
Туган авылына гына түгел, районга да һәрдаим ярдәм итеп тора Рамил Исмәгыйлев. “Алинә” универсаль спорт залына татарча көрәш өчен ике комплект мата сатып алып бүләк иткән. Керү ишеге каршына куела торган металл детектор кысасы алып биргән. Төрле спорт ярышлары өчен җиһазлар сатып алуда булыша, бәйгеләрне үткәрүдә иганәче буларак та катнаша. Район спортчыларына чит төбәкләргә ярышларга баруда да әледән-әле ярдәм итә. “Рамилгә нинди гозер белән мөрәҗәгать итсәң дә игътибарсыз калдырмый, булышу җаен таба”,–ди “Алинә” спорт залы җитәкчесе Айтуган Вафин. 
Аралар ерак (2 мең чакрым) дип тормый, якташыбыз бик еш Татарстанга, туган авылында яшәүче әнисе Миннегөлсем апа янына кайтып йөри. 
Без Рамил Исмәгыйлев белән элемтәгә кереп, аңа берничә сорау юлладык.
–Рамил әфәнде, Себер якларында сез нинди юнәлештә эшлисез?
–Мин 30 ел инде торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтендә. 2013 елда “ТРАНССИБ” җәмгыяте оештырып, Стрежевой шәһәрендә каты көнкүреш калдыкларын аерып җыюга керештек. Шушы максатта чүп ташый торган 8 махсус машина сатып алынды, канализация суларын суыртучы 4 машина (ассенизатор машиналары) булдырдык. Чүп-чар җыю өчен 500 дән артык контейнер һәм полиэтилен савытлар, пластик һәм батареялар, лампалар, макулатура өчен махсус контейнер-сеткалар урнаштырдык. Шулай ук агач ботакларын, такта калдыкларын ваклата торган җайланмалар эшли бездә.
–Сезнең шәһәрдә күпме халык яши?
–Стрежевойда 40 меңнән артык кеше исәпләнә. Без янәшәдәге Александровское авылына да хезмәт күрсәтәбез, анда 7 мең кеше яши. 
–Ә ул якларда татарлар күпме?
–Татар һәм башкортлар саны меңнән арта. 2018 елда шәһәрдә җәмигъ мәчете ачтык. Мин ул эштә башлап йөрүче, төп иганәче дә идем. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та безнең мәчет төзелешенә 3 миллион сум акча белән ярдәм күрсәтте. Дин йортының исемен “Әл-Хәят” дип куштык. Бу гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә “тормыш” дигән сүз. Мәчеттә берьюлы 220 ир-ат, аерым залда 70 хатын-кыз намаз укый ала. Хәзер Ханты-Манси автоном округына кергән күрше шәһәрдә –Нижневартовскида шундый зур мәчет төзелеше бара. Ул бездән 70 чакрым гына. Андагы мөселманнар белән берләшеп төзибез Аллаһ йортын. Быел бит федераль Сабан туе Нижневартовскида узачак. Шуңа мәчет төзелешен төгәлләп, аны милли бәйрәмебез көнне тантаналы төстә ачарга хыялланабыз. Сабан туена Татарстан Президентының да килүе көтелә бит. 
–Рамил әфәнде, берара сез Татарстанга кайтырга да җыенган идегез бугай?
–Әйе, берничә ел элек талпынган идем. Тик мондагы татарлар мәчет төзелеше барганда калуымны бик сорадылар. Мин мәчет фонды рәисе идем. Ә хәзер дин әһелләре берләшмәсе рәисе. Менә акрынлап янә үз ягыбызга кайтуны кайгырта башладым. Хәзер инде хатыным Гөлнара, 11 айлык кызым да Казанда яшиләр.  Мондагы эшләрне ерактан торып идарә итүгә җайлаштырам. 
–Рамил әфәнде, без, әлкилеләр, шундый булдыклы якташыбыз белән горурланабыз. Сезне хезмәтегезнең лаеклы бәяләнүе 
белән котлыйбыз. 
–Рәхмәт сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев