Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр  Казан ярминәсендә 1 миллион 100 мең сумлык  азык-төлек саткан

Узган шимбә, 27 октябрьдә, Казанның Дәрвишләр бистәсендә әлкилеләр көзге ярминкәләрне дәвам иттерде.

Бу юлы да казанлыларга сорау зур булган азык-төлекне төяп бардылар. Иң беренче сөт сатылып беткән. Аны алты сәүдә ноктасында күп итеп тәкъдим иткәннәр. Яңа ашлыктан тарттырылган ак онны, быелгы көнбагыш маен да яратып сатып алганнар. “Кызыл Шәрык-Агро”, “Хузангай”, “Яшь көч” хуҗалыклары да төрледән-төрле һәм мул товарлары белән ярминкәне баетканнар. Авыл җирлекләре вәкилләре, фермер хуҗалыклары шулай ук кала халкына сыйфатлы товарларын тәкъдим иткән. 27 сәүдә ноктасында барысы 1 миллион 100 мең сумлык азык-төлек сатылган. Ярминкәдә әлкилеләрнең товарлары зур сәүдә нокталарындагыдан 20-30 процентка арзанрак булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев