Бүген Әлки районы башлыгы Александр Никошин инициативасы белән профессор А.Ф.Агафонов исемендәге республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе табибларына ярдәм күрсәтелде.
Әлкилеләр хастаханәгә 20 азык-төлек җыелмасы илттеләр. Әлеге игелекле эштә Әлки якташлык җәмгыяте дә катнашты, ул акциягә мәгълүмати яктан булышты. Йогышлы авырулар хастаханәсе табиблары мондый ярдәмгә шат булуларын әйттеләр һәм хезмәтләрен болай олылаган өчен рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев