Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкилеләр салымнарын түләү буенча сүлпәнлек күрсәтә

“Салымыңны түлә дә, тынычлап йокла” дигән әйтем бар. Без елга бер тапкыр үзебезнең исемдә булган җир, милек, транспорт өчен салымнар түлибез.

 Узган ел өчен исәпләнгән әлеге салым бурычларыбызны быелның 1 декабренә кадәр капларга тиешбез. Соңарган очракта бурычларга пеня исәпләнә башлый.
Районда яшәүчеләр салымнарын ничек түли соң? Кайсы җирлекләрдә бу эш әйбәт оештырылган, кайда үз агымына куелган? Без бу турыда белешү өчен район финанс-бюджет палатасы рәисе Илгиз Габидуллинга мөрәҗәгать иттек. Ул мондый аңлатма бирде:
–Әлкилеләр салымнарын түләү буенча әлегә сүлпәнлек күрсәтә. Бу күрсәткеч буенча Кама аръягы районнары арасында соңгы урыннарның берсендә без. Узган ел бу исемлектә  беренчеләр рәтендә идек.
Районда яшәүчеләрнең күпчелеге салым квитанцияләре өйләренә килгәч үк бурычларын кичекмәстән түләп тә куйдылар. Почта хезмәте аша түләү кәгазьләре барлык өйләргә диярлек килде. Әмма төрле сәбәп аркасында бу хатлар килми калган очраклар да бар. Андыйларга кичекмәстән “Минем налог” сайтына яисә “Бердәм Дәүләт хезмәтләре” порталына кереп, салымнар буенча белешмә алырга кирәк. Түләү квитанцияләрен электрон юл белән алганда кыенлыклар туса, авыл җирлекләренә мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук әлеге документларны “Бер тәрәзә” (МФЦ) хезмәте аша ансат кына –15 минут эчендә алырга мөмкин.
Бөтен төр салымнар буенча бурычларны әлкилеләрнең  30 проценттан артыгы гына түләгән. Бу эш Чуаш Кичүе, Ташбилге авыл җирлекләрендә яхшы оештырылган – салым түләү күрсәткече 60 процентка җиткән. 
Җир салымын түләү буенча эшне Базарлы Матак, Борискино, Югары Колчурино, Түбән Әлки, Иске Матак, Иске Кората, Чуаш Борнае җирлекләрендә тизләтергә кирәк. 
Милек салымын Түбән Кәчи, Үргәгар, Иске Чаллы җирлекләрендә яшәүчеләр бик сүлпән түли.
Югары Колчурино, Түбән Әлки, Үргәгар, Иске Кората, Чуаш Борнае җирлекләрендә яшәүчеләргә транспорт салымнарын тизрәк түләү мәслихәт. 
Салымнарны өйдән чыкмыйча гына да түләп була. Моны “Салым түләүченең шәхси кабинеты” сайтына кереп, “Физик затлар салымы” бүлеге аша эшләргә була. Салымнарны тагын “Бердәм дәүләт хезмәтләре” порталы, түләү терминаллары, банк, почта аша да түләргә ярый.
Салымнарны вакытында түләргә киңәш итәм. Югыйсә, 1 декабрьдән соң салымнарга түләмәгән һәр көн өчен бурыч өстәләчәк. Ә салымны бөтенләй түләргә теләмәүчеләр чит илләргә бара алмаячак. Моның өстенә аларның милкенә арест салынырга мөмкин. Мондый күңелсезлекләр, өстәмә чыгымнар кемгә кирәк? Соңга калмый түләнгән салым акчаны да, вакытны да янга калдыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев