Илдә пенсия реформасы үткәрелү сәбәпле быел Татарстанда 20 меңләп кешегә картлык буенча пенсия рәсмиләштермәячәкләр.
Район Пенсия фонды идарәсеннән алынган белешмәдән күренгәнчә, алар арасында 238 әлкиле дә бар. Болар – 1960 елда туган ир-атлар һәм 1965 нче елгы хатын-кызлар. Әлеге вәзгыять реформаны тормышка ашыру өчен билгеләнгән күчеш чоры белән бәйле.
Нет комментариев