Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең асыл улы Айрат Хәйруллин белән хушлаштык

Кичә, 8 февральдә Казанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт филармониясе залында РФ Дәүләт Думасы депутаты белән хушлашу мәрәсимә булды.

7 февральдә 16 сәгать 30 минутларда якташыбыз, инвестор Айрат Хәйруллин утырган вертолет Куйбышев сусаклагычы бозы өстенә егылып төшә. Вертолетта булган тагын ике кеше очучы һәм депутат ярдәмчесе авыр хәлдә хастаханәгә озатыла, ә Айрат Хәйруллин һәлакәт урынында вафат була Хушлашуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Анда безнең районнан зур делегация катнашты Хушлашу мәрәсимен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов алып барды. 2003 елдан бирле Россия Дәүләт Думасы депутаты булган Айрат Хәйруллин турында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хушлашу сузе белән чыкты. Якташыбызга, заманында Әлки җиренә инвестеция белән килуен сораган Фердинат Дәүләтшин:
- Ул кече Ватан өчен иң лаеклы кешеләр эшли алган гамәлләр кылды. Ул сөт җитештеру комплекслары төзуне беренчеләрдән оештырган кеше Аннан аның тәҗрибәсе бөтен Россия буйлап таралды, -- диде.
Вертолет хәләкәте буенча җинәят эше кузгалтылды. Тикшерүчеләр өч фараз буенча эшлиләр-очкычның техник төзексезлеге, очучы хатасы һәм һава шартлары начар булу Айрат Хәйруллин Казанның Мирный бистәсендәге зияратта әнисе белән янәшә җирләнде. Аңа быел августта 50 яшь тулган булыр иде. Якташыбыз Айрат Хәйруллин Әлки җиренә миллиардлаган сумнарда инвестицияләр кертеп, районны республика куләмендә кутəрде. Ул юмарт иганәче дә иде. Айрат Хәйруллин якташлары - әлкилеләр куңелендә әнә шул изге гамәлләре белән калырда.


Азат Низамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев