Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең иң өлкән кешесе, Бөек Ватан сугышы ветераны Нургазиз Хисмәтовка бүген 100 яшь тула

Татар Төгәлбәе авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Нургазиз Хисмәтовка бүген 100 яшь тула.

Нургазиз ага Татар Төгәлбәенең беренче тракторчыларыннан була. 1941 елның язында армиягә алынган егет Көнбатыш Украинада хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Нургазиз разведчик була. 1943 елда ул каты яралана. Медицина комиссиясе егетне кабат фронтка китәргә яраксыз дип таба, 1947 елга кадәр Нургазиз Мәскәүдә хәрби заводны саклый.

Тыныч тормышта ул тракторчы хезмәтен дәвам итә. Лаеклы ялга чыкканчы чылбырлы тракторда эшли. Балалары әйтүенчә, ул гомергә бик тыйнак булган, булганына канәгать кылып, шөкер итеп яшәгән. Исерткеч белән дус булмаган, тәмәке тартмаган. Якыннарына карата кайгыртучан, кешеләргә хәерхаһлы булган. Җәмәгате Нурҗиһан апа белән озак еллар тигезлектә гомер иткәннәр. Әбекәй ике ел элек 92 яшендә вафат булган. Озын гомерлелек Нургазиз абыйларның нәселеннән килә, аның бертуган абыйсы да 95 кә кадәр яшәгән.

Нургазиз аганың  саулыгы шәптән түгел инде. Сугышта алган ярасы да үзен гел сиздереп тора. Улы Рәшит белән кызы Нурания әтиләрен кадерләп тәрбиялиләр.

Республикабыз яшьтәше, районыбызның иң өлкән кешесе Нургазиз ага Хисмәтовны гасырлык юбилее белән котлыйбыз. Аңа иминлектә, саулыкта әле күп еллар яшәвен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев