Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлкинең талантлы егете Ринас Шиһапов яңа клибының серләрен ачты

Ринас Шиһаповның яңа гына “Әнкәйләргә” дигән җырга клибы дөнья күрде.

 

Әлеге җырның сүзләрен узган ел арабыздан киткән Марат Хәмитов язган булган. Ә икенче бер якташыбыз Илнур Шаһивәлиев көйгә салган.

Без Ринас Баһман улы белән элемтәгә кереп, аңа кайбер сорауларыбызны юлладык.

–Ринас,  сез моңа кадәр дә җыр сөючеләрне клипларыгыз белән куандырып килдегез.  Бу ничәнче клибыгыз инде?

–Монысы тамашачыга тәкъдим иткән сигезенче клибым.

–Җыр һәм клипларыгыз төрле радиоларда һәм телеканалларда яңгырый...

–Әйе, “Сез һаман бергә икән”, “Әхмәтем”, “Яшь чакта”, “Алпарым” һәм башка җырларыма клиплар “Мәйдан”, “ТМТV”, башкорт телеканалларында күрсәтелде, “Болгар”, “Курай”, “Казан” радиоларында яңгырады.

–Клипларыгызны кайда төшерәсез?

–Алда аталганнары нигездә үзебезнең Әлки районында төшерелде.

–Ә яңа дөньяга чыкканы?

–Хәзер бит клипны элеккечә каеннар арасында җырлап йөреп кенә төшереп булмый. “Әнкәйләргә” җырын төшергәндә Казандагы бер ресторанны файдаландык, авыл күренешләре Лаеш районы Татар Кабанында төшерелде. Шулай ук Кама елгасы буйлары видеога яздырылды. Клипта Габдулла Кариев исемендәге театрның танылган артистлары катнашты. Якташыбыз, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин, аның хатыны Алия һәм башка артистлар төштеләр.

–Ринас, сез хәзер кайда эшлисез һәм яшисез?

–Мин Казанда да эшлим, район мәдәният йортында да хезмәт куям. Ике арада йөрсәм дә, торган урыным Базарлы Матакта.

–Димәк, район Сабан туенда да катнашачаксың?

–Әйе, Сабантуйда җырлыйм. Яңа клип төшерелгән җырымны да халыкка тәкъдим итәрмен дип торам.

–Сезгә алга таба да матур җырларыгыз, яңа клипларыгыз белән тамашачыны сөендерергә язсын, Ринас!

–Амин, шулай булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Ринас Шиһапов.    Әнкәйләр

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев